Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ИКМӘКНЕ ОЛЫЛЫЙК

Кеше икмәксез яши алмый. Хәзер безне ипине каян табарга, аны каян алырга дигән сорау борчымый. Табыннарыбызда икмәк беркайчан да бетеп тормый. Ә бабаларыбыз исә бөтенләй башка чорда яшәгән. Мин шул чордагы бер гыйбрәтле вакыйга турында укыган идем, шуны башкаларга да җиткерәсем килә. "42 нче елның җәендә фронт бездән ераклашкан иде...

Кеше икмәксез яши алмый. Хәзер безне ипине каян табарга, аны каян алырга дигән сорау борчымый. Табыннарыбызда икмәк беркайчан да бетеп тормый. Ә бабаларыбыз исә бөтенләй башка чорда яшәгән. Мин шул чордагы бер гыйбрәтле вакыйга турында укыган идем, шуны башкаларга да җиткерәсем килә.
"42 нче елның җәендә фронт бездән ераклашкан иде инде. Ир-егетләр фронтка китте, авылда карт-коры, хатын-кызлар һәм балачагалар гына калды. Туйганчы ашарлык ризык юк. Бөтен өмет басуларда өлгереп килүче бодайга. Ә бодай ул елны бик шәп иде. Фронт еракта булса да, крестьяннар һава сугышларын күзәтә алдылар. Бервакыт фашистларның ике "мессеры" безнең "Як" самолетына һөҗүм итә башлады. Күк йөзендә самолетлар арасында сугыш озак дәвам итте. Шунда бер "мессер" төтенли башлады һәм янтайды. Ул Старая Русса тирәсендә шартлады. Икенче козгын, куркып, үз ягына очты. "Як" берүзе генә калды. Кинәт ул да төтенли башлады.
Ул киң, тигез басу өстен-дә - самолетны утырту өчен бик җайлы урын. Очучы түбәнәя дә башлады, әмма төшеп җиттем дигәндә генә аста бодай басуының яшелләнеп утыруын күреп алды. Ул кискен рәвештә өскә күтәрелде һәм ераккарак очып китте. Ул анда, ниһаять, төшәр урын тапты, әмма мәйдан кечкенә булу сәбәпле, тормозга басканда самолет әйләнеп капланды.
Очучы әле исән иде. Ул кешеләрнең үзенә чыгарга булышуын, моның өчен самолетның койрык өлешен күтәрүләрен үтенде. Әмма крестьяннарның моңа көче җитмәде. Күтәрә алмаячакларын аңлагач, очучы аларга: "Моннан ераграк китегез, хәзер шартлау булачак!" - дип кычкырды.
Алар бераз читкәрәк китү белән үк көчле шартлау яңгырый. Бик эссе җәй була бу - яңгырлар юк, ә очучы үз гомере бәра-бәренә игенне саклап кала, ул чорда күп кеше ачлыктан интегә бит".
Ул елларда икмәкнең ничек мөһим булуын һәркем аңлый һәм һәркем аны күз карасыдай сакларга тырыша. Ә аны хәзер дә шулай сакларга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев