Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ИҖАДИ ЭШЛӘРГӘ ҺӘМ ФИКЕРЛӘРГӘ ӨЙРӘТӘЛӘР

Укытучы һөнәре барлык заманнарда да аеруча мактаулы, шул ук вакытта иң катлаулысы булды. Мөстәкыйль тормышка тәүге адымнарын атлаучы яшьләргә үз тәҗрибәңне тапшыру өчен талант кирәк. Һәр укытучының да үз укучысының тормышта уңышка ирешүен күрәсе килә. Әмма укытучы өчен иң зур шатлык - укучыларының рәхмәтле булуы. Без көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча,...

Укытучы һөнәре барлык заманнарда да аеруча мактаулы, шул ук вакытта иң катлаулысы булды. Мөстәкыйль тормышка тәүге адымнарын атлаучы яшьләргә үз тәҗрибәңне тапшыру өчен талант кирәк.
Һәр укытучының да үз укучысының тормышта уңышка ирешүен күрәсе килә. Әмма укытучы өчен иң зур шатлык - укучыларының рәхмәтле булуы. Без көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, зур сабырлык белән белем бирүче укытучыларыбызны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Мәктәптә иҗади цикл фәннәре: музыка, рәсем, технология үзенчәлекле роль уйный. Алар безнең белемне арттыра, уй һәм хисләребезне чагылдырырга ярдәм итә. Һәм моның өчен укытучыларыбызга зур рәхмәт.
Рәсем сәнгатен бездә бөтен яктан да талантлы педагог Земфира Зөфәр кызы Галиева укыта. Аның дәресләрендә киң күңеллелек һәм бер-береңә хөрмәт атмосферасы хөкем сөрә, ул бездәге танып-белү омтылышын хуплый, сәләтләребезне ачарга мөмкинлек бирә. Земфира Зөфәр кызы шәхес һәм талантлар тәрбияли, чөнки талант үз эшеңә мәхәббәттән башлана.
Малайларга технология фәнен Шәих Зөфәр улы Дәүлиев укыта. Ул аларны мөстәкыйль тормышта кирәк булачак бөтен нәрсәгә өйрәтә.
Ләйсән Сәгыйть кызы Шабакаева уздырган музыка дәресләре безне төрле яклап үскән шәхесләр итеп тәрбияли. Аның дәресләре бер-берсенә охшамаган, алар кызыклы һәм күңелле узалар.
Әмма без белемле, талантлы гына түгел, сәламәт тә булырга тиеш. Монысында инде төп рольне физкультура уйный. Физкультура белән шөгыльләнү тәнне генә чыныктыра, баланың эчке дөньясына берничек тә йогынты ясамый, дигән ялгыш фикер бар. Әмма нәкъ менә актив хәрәкәт балаларга һәрвакытта да организмның тереклек эшчәнлеген югары дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә һәм аның уңышлы үсүенә нигез булып тора. Шәих Зөфәр улы Дәүлиев һәм Ольга Георгиевна Юзаева физкультура дәресләрендә үзебезне җиңәргә, тәртипле булырга өйрәтәләр. Һөнәри бәйрәмнәрендә без мәк-тәпнең барлык укытучыларына рәхмәт белдерәбез. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм түземлелек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев