Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Җиңү юлы мәктәп елларыннан башлана

Фән олимпиадалары - укучыларның гомуми белем фәннәре буенча үзенчәлекле ярышы. Аларның төп бурычы - укучыларның мәктәп фәннәрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру һәм сәләтле укучыларны ачыклау. 2014-2015 нче уку елында фән олимпиадаларының төбәк һәм республика этабында Биектау районының белем бирү учреждениеләреннән 55 укучы катнашты. Шуларның 13е призлы урыннарны яулады. Җиңүчеләр дүртәү:...

Фән олимпиадалары - укучыларның гомуми белем фәннәре буенча үзенчәлекле ярышы. Аларның төп бурычы - укучыларның мәктәп фәннәрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру һәм сәләтле укучыларны ачыклау.

2014-2015 нче уку елында фән олимпиадаларының төбәк һәм республика этабында Биектау районының белем бирү учреждениеләреннән 55 укучы катнашты. Шуларның 13е призлы урыннарны яулады. Җиңүчеләр дүртәү: тормыш иминлеге буенча - Дөбъяз мәктәбеннән Алия Таҗиева, татар теле буенча - Шәпше урта мәктәбеннән Ангелина Нефедова, рус теле буенча - Дөбъяз урта мәктәбеннән Алия Таҗиева, әдәбият буенча - Айбаш урта мәктәбен-нән Таһир Зиннәтуллин.

Призлы урыннар 9: рус теле, әдәбият һәм тарих - Айгөл Әхсәнова (3 нче Биектау урта мәктәбе); тормыш иминлеге - Регина Булатова (Дөбъяз мәктәбе); физик культура - Ришат Салихҗанов (Мүлмә мәктәбе); рус теле - Лилия Садыйкова (Мүлмә мәктәбе); әдәбият - Айзирә Лотфуллина (Айбаш мәктәбе); геология - Азат Әхсәнов (3 нче Биектау мәктәбе); математика - Алина Мулина (2 нче Биектау мәктәбе).

Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче һәм рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче - Дөбъяз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алия Таҗиева.

Алия төрле фәннәр буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында ел саен катнаша. Быел ул тормыш иминлеге нигезләре буенча муниципаль һәм төбәк этабында җиңү яулады. Хәзерге вакытта олимпиаданың агымдагы елның 20-26 апрелендә Белгород шә-һәрендә узачак йомгаклау этабына әзерләнә.

Алия спорт белән мавыга, волейбол белән шөгыльләнә, рәсемнәрне әйбәт ясый һәм гитарада уйный. 6 сыйныфтан алып "Куркынычсызлык мәк-тәбе" муниципаль конкурсында катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә. Капитаннар, сугышчан листоклар, стена газетасы һәм туристлар җыры конкурсында призлы урыннар ала. Ул район командасы составында волейбол буенча республика ярышларында катнашты.
Быел "Ватан сагында" рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында катнашты, 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм аның хезмәте республика этабына җибәрелде.

Аның тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучысы Радик Равиль улы Җиһаншин. Югары квалификация категориясенә ия, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", педагоглык стажы - 42 ел.

Радик Равил улы эшли торган Дөбъяз урта мәктәбе тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм хәрби-патриотик эш буенча районда база мәктәбе булып тора. Мәктәптә хәрби-патриотик эш юнәлеше буенча дә-рестә һәм дәрестән соңгы эш буенча укыту базасының тулы комплексы: ОБЖ-ОВС уку кабинеты, "Булачак сугышчы" клубының эш кабинеты, кече калибрлы һәм пневматик корал өчен ату тиры, сугышчан һәм хезмәт даны музее, саф мәйданчыгы, корал саклау бүлмәсе һәм спорт мәйданчыгы бар.

Алия Таҗиеваның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мөбарәкҗан кызы Сабирҗанова.

Ул педагоглык идеяләре буенча "Ачык дәрес. Беренче сентябрь" дигән фестивальдә берничә тапкыр катнашты, 2001 елда "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантын яулады. Венера Сабирҗан кызы рус теле һәм әдәбиятын укытуда югары нәтиҗәләргә ирешә. Аның укучыларының рус теле буенча уртача БДИ баллы 2010 елда 64 балл, 2012 елда - 65,3 балл тәшкил итте. Бу әйбәт күрсәткеч. Ел саен аның укучылары рус теле һәм әдәбияты олимпиадаларының муниципаль этапларында җиңү яулыйлар, шулай ук республика олимпиадаларында да уңышлы катнашалар.

Татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Шәпше урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ангелина Нефедова җиңү яулады.

Ангелина беренче сыйныфтан ук гел "5"ле билгеләренә генә укый. Ул, әйбәт, югары нәтиҗәләргә ирешеп һәм тирән белемле булуын күрсәтеп, төрле олимпиадаларда катнашты. Быел ул татар теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында җиңү яулады һәм рус теле һәм әдәбияты буенча призлы урынны алды. Дәресләргә җитди мөнәсәбәттә булу, тырышлык һәм максатчанлык Ангелинага татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яуларга мөмкинлек бирде (мөмкин булган 99 баллдан 95 балл туплады).

Ангелинаның белемне ныклап үзләштерүе һәм муниципаль, республика, төбәкара һәм халыкара конкурсларда нәтиҗәле катнашуы сокландыра. Ул З ел рәттән "Зирәк тиен" дигән Бөтенсоюз уенында җиңү яулады.

Нефедова тел үзенчәлекләрен әйбәт тоемлый, аның язмача да, телдән сөйләм буенча да белеме тирән. Ашыкмый-кабаланмый гына әдәби телдә сөйләшә, сүз байлыгы зур, өлкәннәрчә акыллы итеп фикер йөртүе Ангелинаның сәләтле укучы икәнлеген күрсәтеп тора.

"Мин Ангелина белән шөгыльләнергә яратам", - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Мөхәммәт кызы Вәлиуллина. Нәкъ менә шундый балалар укытучыны алга әйдиләр, укытуның яңа алымнарын һәм ысулларын гамәлдә кулланып карарга этәрәләр.

Ангелинага теләсә нинди катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин: мәктәп дәреслегендә булмаган ниндидер темага мәгълүмат, материал тупларга, өстәмә иҗади эш башкарырга, катлаулы лирик әсәрне сәнгатьле итеп укып чыгарга, картинаны тасвирлап бирергә. Мондый бурычларның барысын да Ангелина, мөстәкыйльлек күрсәтеп, үзенчәлекле итеп, җи-ренә җиткереп башкарып чыга.

Реклама

Ангелинаны башкалардан аерып торган сыйфатлар - аның кызыксынучанлыгы һәм ирешелгәндә туктап калырга теләмәве. Шуңа күрә дә ул һаман күбрәк белергә, мәктәп программасы кысаларында калмыйча, алга барырга, үзен төрле яктан күрсәтергә омтыла. Аның белем һәм энергиясе күп нәрсәләргә: дәресләрдә иң актив укучыларның берсе булырга, олимпиадаларның барлык этапларында, интеллектуаль конкурсларда катнашырга җитә.

Аның укытучысы Сөмбел Мөхәммәт кызы Вәлиуллина Шәпше урта гомуми белем бирү мәк-тәбендә 1994 елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укучылары ел саен район олимпиадаларында призлы урыннарны алалар. Ун елдан артык ул рус милләтендәге балалар өчен мәктәп драма театрын җитәкли. Театр тамашалары югары һөнәри дәрәҗәдә уза һәм соңгы ун елда район конкурсларында призлы урыннарны яулый.

Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе составында яшь укытучылар белән актив эшли.

Әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Айбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Таһир Зиннәтуллин җиңү яулады.

Быелгы уку елында унынчы сыйныф укучысы Таһир Зиннәтуллин олимпиаданың барлык: мәктәп, район һәм республика турларында бик нәтиҗәле катнашты. Өченче этапта көрәш бигрәк тә көчле уза, чөнки көндәшләр арасында махсус программа буенча шөгыльләнүче гимназия һәм лицей укучылары да була. Укучыларның рус теле буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабында иң яхшы укучының нәкъ менә безнең Таһир булуы барыбызны да сөендерде.

Үсмер гаҗәеп нечкә әдәби зәвыкка һәм нәзакәтлелеккә ия. Ул телне яхшы тоемлый, язуы да әйбәт, сөйләме дә матур. Ашыкмыйча гына әдәби телдә, һәр сүзен нигезләп сөйләшә, өл-кәннәрчә фикер йөртә һәм бу аның оста сөйләүче икәнлеген күрсәтә.

Таһир кызыксынып һәм күп укый, публицистика белән мавыга. Бу унынчы сыйныф укучысының бик күп нәрсәләр белән кызыксынуы, киң карашлы булуы турында сөйли. Таһир өлкән сыйныф укучыларының күп-челегеннән менә шушы сыйфаты белән аерылып тора.

Үсмернең тыйнаклыгы, итагатьлелеге һәм дусларча мөнәсәбәттә булуы аның белән аралашуны кызыклы һәм күңелле итә. Таһир Зиннәтулин кебек укучылар укытучыны гел сөендереп торалар.

Рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Айбаш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзирә Лотфуллина булды.

Айзирә Лотфуллина - актив, намуслы һәм җаваплы кыз. Ул башкалардан кызыксынучанлыгы һәм ирешелгәндә туктап калырга теләмәве белән аерылып тора. Шуңа күрә ул, мәктәп программасы белән генә чикләнеп калмыйча, күбрәк белергә, белемен һәрдаим арттырырга омтыла. Ул дәрес-ләрдә дә актив катнаша, төрле түгәрәкләргә йөри, олимпиадаларның барлык этапларында, интеллектуаль конкурсларда катнаша.

Муниципаль этапта ул райондагы яшьтәшләре арасында рус теле һәм әдәбияты буенча иң яхшысы булды; рус теле буенча республика этабында 2 урынны алды (җиңүчедән аны нибары 1 балл гына аерып торды). Ул "Русский медвежонок - языкознание для всех" дигән ел да уздырыла торган Бөтенсоюз уенында катнаша. Биредә дә ул төбәктәге яшьтәшләре арасында беренче!
Айзирә - ихтыяр көченә ия һәм максатчан кыз. Ул нинди һөнәр иясе булачагын да әллә кайчан билгеләп куйган һәм югары максатына тәвәккәл адымнар белән бара. Аны гуманитар фәннәр дә, төгәл фәннәр дә кызыксындыра һәм ул филология буенча да, табигый-фәнни дәресләр буенча да тырышып белем ала.

Таһир һәм Айзирәнең рус теле һәм әдәбияты буенча укытучылары Алсу Наил кызы Лотфуллина.

Педагогның гамәли эшчәнлек нәтиҗәләре укучыларның фән буенча тирән белем үзләштерүен һәм өлгерешнең, белемнең сыйфатының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучылар эшчәнлеген оештыруда төрле алымнар куллану рус телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыра һәм бу йомгаклау аттестациясе һәм БДИ нәтиҗәләрендә чагылыш таба.
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев