Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Иң газизләребез – әниләребезгә

Биектауның яшь артистлары Әниләр көненә матур бәйрәм концерты әзерләделәр. Үзәк мәдәният йортының шыгрым тулы залында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Әлеге күркәм һәм күңел-гә ятышлы бәйрәм - туганнарың һәм якыннарыңа рәхмәтеңне, хөр-мәтеңне белдерү өчен бик әйбәт мөмкинлек. "Ватан" балалар иҗат фестивале һәм "Сочи-2014" спорт һәм эстрада биюләре фестиваль-конкурсының сайлап алу...

Биектауның яшь артистлары Әниләр көненә матур бәйрәм концерты әзерләделәр.

Үзәк мәдәният йортының шыгрым тулы залында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Әлеге күркәм һәм күңел-гә ятышлы бәйрәм - туганнарың һәм якыннарыңа рәхмәтеңне, хөр-мәтеңне белдерү өчен бик әйбәт мөмкинлек.

"Ватан" балалар иҗат фестивале һәм "Сочи-2014" спорт һәм эстрада биюләре фестиваль-конкурсының сайлап алу турларында җиңүчеләр әниләргә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Концерт номерларына бер генә кеше дә битараф калмады, әниләрдә алар бары тик уңай хисләр генә тудырды. Тамашачылар балалар музыка мәктәбенең тамашачыларга үзенчәлекле халык биюе бүләк иткән "Везунчики" коллективы чыгышын сокланып карадылар. Иң нәни артистлар - "Бәләкәч", "Рябинушка", "Гөлчәчәк" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сәхнәдә үзләрен бик иркен тоттылар.

Сәхнәгә бер-бер артлы яшь талантлар чыга торды. Җаннарга рәхәтлек бирә торган матур көйләр һәм сүзләр һәр тыңлаучының күңеленә хуш килде. Залга җыелган әниләр аларны йөрәкләре аша уздырып тыңладылар. Һәрвакыттагыча, "Аяз" вокаль ансамбле чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Бөреледән Адель Равилов, Олы Битаманнан Энҗе Баһавиева, Усадтан Вәкил Ильин һәм Камилә Халисарова, Дөбъяздан Эльвина Кәримова, Мүл-мәдән Йолдыз Мәрдәнова уңышлы чыгыш ясады.

Дөбъяздан Ләйсән Әминова һәм Гөлинә Шәйхетдинова, 2 нче Биектау мәктәбеннән ("Тулпар") Эльза Йосыпова, 1 нче Биектау мәктәбеннән ("Тулпар") Гөлзилә Баязитова, Илнар Садриев (Әлдермеш), Алия Фәйзиева (үзәк мәдәният йорты) үзләрен оста җырчылар итеп таныттылар.

Олы Битаман урта мәктәбе укучысы Айсылу Баһавиева эчкерсезлеге, җанга ятышлы булуы һәм хислелеге белән йотлыгып тыңлый торган шигырь сөйләде.

Үзәк мәдәният йортының "Улыбка", "Балкыш" Балалар иҗат йорты, Ямаширмә авыл мәдәният йортының "Күңелле балачак", Бөреле музыка мәктәбе коллективлары, Алат, Дөбъяз, Бөреле урта мәктәпләре укучылары, концертка килүчеләрнең күңелләрен күтәреп, дәртле биюләр башкардылар. Көн темасы - Сочида узачак искиткеч зур спорт вакыйгасы да онытылмады. Шәпше авыл мәдәният йортының бию коллективы "Олимпиада-Сочи" биюен башкарды. Биюләр матур хәрәкәтләрнең җиңел башкарылуы белән аерылып торды.

Бу көнне балалар сәхнәгә күтәренке күңел белән рухланып чыктылар һәм чыгышларын мәхәббәт, шәфкатьлелек, наз һәм җылылык бүләк итүче әниләргә багышладылар. Нәни артистларның ничек шатланып чыгыш ясауларын күрми калу да, сокланмый да мөмкин түгел иде.

Бу концерттан анда катнашучылар да, тамашачылар да зур ләззәт алдылар. Бирегә җыелучылар чараның гадәттән тыш җылылыгын, җанга рәхәтлек бирә торган булуын билгеләп үттеләр. Дулкынландыргыч номерлар очкыннар чәчрә-терлек биюләр белән алышынды. Бәйрәм программасы тирән эчтәлекле, бай, мавыктыргыч булды һәм аның төп идеясе - әниләргә мәхәббәт - концерт программасының нигезен тәшкил итте. Әниләребезгә күпме генә яхшы, җылы, ягымлы сүзләр әйтсәк тә, алар беркайчан да артык булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев