Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Хезмәтенә күрә – хөрмәт

Хәзерге авыр заманада укытучы һөнәре иң кирәклесе, шул ук вакытта иң авыры да. Мин үзем укытучы һөнәр түгел, ә бәлки яшәү рәвеше, дип уйлыйм. Чөнки ул көн саен мәктәпкә укучыларга белем бирергә, авыр вакытта дөрес юл табарга, тормышта югалып калмаска өйрәтер өчен бара. Укытучы һөнәренә ия булган кеше - акыллы,...

Хәзерге авыр заманада укытучы һөнәре иң кирәклесе, шул ук вакытта иң авыры да. Мин үзем укытучы һөнәр түгел, ә бәлки яшәү рәвеше, дип уйлыйм. Чөнки ул көн саен мәктәпкә укучыларга белем бирергә, авыр вакытта дөрес юл табарга, тормышта югалып калмаска өйрәтер өчен бара.

Укытучы һөнәренә ия булган кеше - акыллы, ихлас, таләпчән, ачык күңелле һәм һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер булырга тиеш. Мин горурланып әйтә алам: минем мәктәбемдә андый укытучылар күп, алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Без бөтен укытучыларны да хөрмәт итәбез һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлебез.

Ләкин барлык укытучылар арасыннан безнең өчен иң якыны, сыйныф җитәкчебез - Хәсәнова Илсөя Илдус кызы.

Илсөя апа безгә 6 ел рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы, эчтәлекле була. Без Илсөя апаның дәресләрен бик яратабыз, чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, без аңлаганчы, йөз тапкыр кабатларга да риза ул.

- Бу тема сораулары бердәм дәүләт имтиханнарында да еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз, балалар, - дип кисәтә безне укытучыбыз.

Һәр көне безне уйлап, безнең өчен борчылып үтә аның.

Илсөя апа - нечкә күңелле, таләпчән, авыр очраклардан чыгу юлын таба белүче кеше. Ул безгә тормышта үз юлыбызны табарга, алдыбызга килеп басачак барлык «киртәләрне» башыбызны югары күтәреп үтәргә өйрәтә. Безне киләсе һәр көннең кадерен, бердәмлекнең мәгънәсен, яшәүнең ямен, яшьлекнең матурлыгын аңларга ярдәм итә. Бишенче сыйныфтан үз канаты астына алган сыйныф җитәкчебез безнең икенче әниебезгә әверелде. Мин язмышка рәхмәтлемен, чөнки минем тормышымда шундый олы УКЫТУЧЫМ бар.

Хөрмәтле укытучыбыз, Илсөя апа! Күрсәткән хезмәтләрегез һәм изгелекләрегез өчен без Сезгә гомер буе рәхмәтлебез.

Тиздән Сезнең алтын юбилеегыз, шул уңайдан без, укучыларыгыз, Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев