Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ГАСЫРЛАРДАН КИЛӘ ТОРГАН МИРАС

«Әни», диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый, «Әни» сүзен таптарга. «Әни, ана» сүзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт салынган. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. «Җәннәт аналарның аяк астында», дигән гыйбарә белән килешмәүчеләр юктыр, мөгаен. Әйе,...

«Әни», диеп язып
куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич
ярамый,
«Әни» сүзен таптарга.

«Әни, ана» сүзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт салынган. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. «Җәннәт аналарның аяк астында», дигән гыйбарә белән килешмәүчеләр юктыр, мөгаен. Әйе, безнең изге бурычыбыз әниләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү.
Бөреле урта мәктәбендә "Әниләр бәйрәме"нә багышланган кичә булды. Анда укытучылар, әниләр чакырылды. 3, 4, 5 нче сыйныф укучылары әниләренә булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш әйтеп бетергесез сөю һәм наз белән сугарылган иде. Балаларның ике телдә әниләргә багышланган җырлары, аналарның төрле милләт, төрле дин халкы өчен дә бер төрле үк газиз икәнлеген дәлилли. Әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен мәк-тәбебезне ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр, кичә барышында кадерле укытучыларга, әниләргә кулдан ясалган лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.
Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озак сакланачак әле. Юк, озак дию дөрес булмас, мәңгегә сакланыр ул. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйлә-нер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек, ул да ел саен үткәрелеп, чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел! Әниләр моңа лаек.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев