Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Галәмгә сәяхәт

Космонавтика көне уңаеннан безнең мәк-тәптә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Галәм киңлеге" дигән бәйрәм узды. Анда укучыларны Космосны үзләштерү тарихы һәм беренче космонавтлар белән таныштыру, космонавтика өлкә-сендәге казанышлар турындагы белемнәрен арттыру максат итеп куелды. Мондый чаралар балаларда патриотлык һәм үз илләре белән горурлану хисе тәрбиялиләр. Ярышлар уен формасында узды. Башта...

Космонавтика көне уңаеннан безнең мәк-тәптә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Галәм киңлеге" дигән бәйрәм узды.

Анда укучыларны Космосны үзләштерү тарихы һәм беренче космонавтлар белән таныштыру, космонавтика өлкә-сендәге казанышлар турындагы белемнәрен
арттыру максат итеп куелды. Мондый чаралар балаларда патриотлык һәм үз илләре белән горурлану хисе тәрбиялиләр.

Ярышлар уен формасында узды. Башта балалар кешеләрнең Галәм киңлекләрен ничек өйрәнү-ләрен һәм 12 апрельнең ни өчен Космонавтика көне дип аталуын искә төшерделәр. Командаларга, бәйрәм темасына туры китереп, "Без - Җир планетасы балалары", "Космос", "НЛО", "Ракета" дигән исемнәр бирелде. Балалар Галәм киңлегенә сәяхәткә, үзләре уйлап тапкан скафандрларны киеп, космик корабльгә утырып киттеләр. Кояш системасы буйлап очканда алар Кояш тирәли нинди планеталар әйлә-нүен искә төшерделәр. Меркурий планетасына килеп җиткәннән соң яшь космонавтлар космик зоопаркка керделәр. Һәр экипажга нинди дә булса берәр җәнлек рәсемен ясарга һәм аның ничек туклануы, исеме һәм кайда яшәве турында сөйләргә дигән бирем бирелде.

Очыш барышында алар кроссвордлар чиштеләр, "Кем тизрәк?", "Авырлык югалу халәте" дигән конкурсларда катнаштылар.

Ярыш азагына якынлашканда без кемнәрнең космонавт булачагын һәм Галәм киңлекләрен буйсындыра алачагын аермачык аңладык. Болар - 4 нче сыйныфның иң күп балл туплаган "Ракета" командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев