Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ЧЫН БӘЙРӘМ БҮЛӘК ИТТЕЛӘР

Атна уртасында миңа оныгым Дияр (1 нче Биектау мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучысы) шалтыратты һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә чакырды. Ниһаять, шимбә көн, 29 сентябрь дә җитте. Яңгыр яумый, көн матур, кояшлы. Мәктәп ишегалдында матур итеп киенгән, шат күңелле балалар кайнаша, алар дәү әниләренә һәм дәү әтиләренә күз төшергәләп алалар....

Атна уртасында миңа оныгым Дияр (1 нче Биектау мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучысы) шалтыратты һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә чакырды. Ниһаять, шимбә көн, 29 сентябрь дә җитте. Яңгыр яумый, көн матур, кояшлы. Мәктәп ишегалдында матур итеп киенгән, шат күңелле балалар кайнаша, алар дәү әниләренә һәм дәү әтиләренә күз төшергәләп алалар.
Мәктәп яңа бинага күчкәннән соң миңа анда булырга туры килгәне юк иде. Бәйрәмгә килгәч, мине андагы чисталык һәм тәртип бик сөендерде: бөтен җирдә чәчәкләр, бик матур ишегалды, бернинди дә артык әйбер юк. Сыйныф бүлмәсе янында безне якты йөз белән сыйныф җитәкчесе Гөлшат Шәрифулла кызы Гыйлаҗева каршы алды. Кунаклар җыелды, концерт башланды. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр - бик тырыштылар! Без алкышлап, ныклап кул чаптык. Безнең балаларыбызның иншаларын укыдылар, ә без аларның кем турында язылганын белергә тиеш идек. Оныкларыбыз өчен сөенүдән күзләрдән яшьләр килде, безнең мәхәббәтебезне һәм кайгыртуыбызны матур сүзләр белән бәяләделәр, безнең нинди җырларны, кайсы артистларны, ниләр белән шөгыльләнергә яратуыбызны кызыклы итеп сурәтләп бирделәр. Без үзебезне танып сөендек.
Концерттан соң безне чәй табынына чакырдылар, бәлешләр, конфетлар, җиләк-җимеш белән сыйладылар. Дәү әниләр һәм дәү әтиләр үзләре укыган чордагы мәктәпне исләренә төшерделәр, сугыштан соңгы елларда ничек авыр булуын, ашарга, киенергә булмауны, әмма тату һәм күңелле итеп яшәүләрен оныкларына сөйләделәр. Мин үземнең мәктәптәге сыйныфымны, үзебезнең мәктәп тормышын, сыйныфташларыбыз белән ничек итеп гел күрешеп торуыбызны һәм мәктәп дусларыбызны ничек кадерләвебезне искә төшердем. Безнең очрашу бик ихлас булды, оныкларыбыз өлкәнәя һәм акыл туплый торган сыйныф бүлмәсендә утыруы күңелгә рәхәт иде.
Укытучы хезмәте бәяләп бетергесез. Без кечкенә кеше тәрбияләү өчен никадәр көч, сәламәтлек сарыф ителүен беләбез. Барлык дәү әниләр һәм дәү әтиләр исеменнән мин Гөлшат Шәрифулла кызын якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлыйм һәм аңа игелекле укучылар насыйп булуын телим. Форсаттан файдаланып, 1 нче Биектау мәктәбенең барлык укытучылар коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Сау-сәламәт, сөекле һәм кирәкле булып калыгыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев