Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ӘБИЛӘРГӘ БӘЙРӘМ БУЛДЫ

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Коркачык урта мәктәбендә бик күңелле узды. Аны педагог-оештыручы Л.С.Шабакаева җитәкчелегендә 1-7 сыйныф укучылары әзерләде. Бәйрәмне 9 сыйныф укучылары Дилә Әхмәтсафина белән Камилә Шакирова алып бардылар. 8-11 сыйныф укучылары стена газетасы чыгардылар һәм котлау телеграммалары яздылар. Мәктәпкә бәйрәм чарасына әбиләр һәм бабайлар...

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Коркачык урта мәктәбендә бик күңелле узды. Аны педагог-оештыручы Л.С.Шабакаева җитәкчелегендә 1-7 сыйныф укучылары әзерләде. Бәйрәмне 9 сыйныф укучылары Дилә Әхмәтсафина белән Камилә Шакирова алып бардылар. 8-11 сыйныф укучылары стена газетасы чыгардылар һәм котлау телеграммалары яздылар. Мәктәпкә бәйрәм чарасына әбиләр һәм бабайлар чакырылды.
Балалар залны көзге яфраклар, шарлар белән матур итеп бизәделәр, бәйрәм табыны әзерләделәр.
Көне яңгырлы булуга карамастан, мәктәпкә әбиләр дә, бабайлар да килде.
Балаларның шигырьләре һәм җырлары җаннарны җылытырлык итеп яңгырады, сәхнәләштерелгән өзекләр куелды, дәртле биюләр башкарылды. Мондый дулкынландыргыч сүзләрне тыңлаганда күпләрнең күзләре яшьләнде, алар яшь чакларын искә төшерделәр, хезмәткә багышланган гомерләрен яңадан күз алдыннан кичерделәр. Балалар башкарган халык биюләре һәм җырлары кунакларның күңелләренә бигрәк тә хуш килде. Һәр чыгышны алкышлап каршы алдылар. Залда бик җылы һәм дустанә мөнә-сәбәт урнашты. Әбиләребез "Супер-әби" конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бу бәйрәмнең иң үзенчәлекле мизгеле булды. Яшь әбиләр белән рәттән өлкәнрәк әбиләр (прабабушки) дә актив катнаштылар. Аеруча активларга медаль тапшырылды. Ә бүләкләр исә, әлбәттә, һәркемгә дә бирелде.
Мәктәп директоры Р.Р. Шәйдуллин һәм ветераннар советы рәисе Н.А. Денисова бәйрәм кунакларына җылы котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Өлкәннәр чәй табыны янында, узган гомерләрне искә төшереп, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар. Ә сөйләшерлек сүзләре күп җыелган иде! Өйләренә алар зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Мәктәп һәрвакытта да булсын һәм мондый очрашулар ешрак уздырылсын - аларның төп теләкләре менә шушы.
Уртак тырышлык белән әбиләр һәм бабаларыбыз мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр һәм тормышлары мәгънәле, кызыклы һәм канәгатьлек хисе китерерлек булсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев