Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

БЕЗНЕҢ СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕБЕЗ – ИҢ ЯХШЫСЫ

Мин Коркачык урта мәктәбенә 5 нче сыйныфка килдем. Яңа мәктәп, яңа коллектив, мин шундый дулкынландым. Иң беренче булып мине яңа сыйныф җитәкчем Ольга Николаевна Камелевская каршы алды. Кирәк вакытта таләпчән, шул ук вакытта изге күңелле һәм гадел укытучы буларак, ул миңа яңа коллективка кереп китәргә ярдәм итте. Мин беренче очрашуны...

Мин Коркачык урта мәктәбенә 5 нче сыйныфка килдем. Яңа мәктәп, яңа коллектив, мин шундый дулкынландым.
Иң беренче булып мине яңа сыйныф җитәкчем Ольга Николаевна Камелевская каршы алды. Кирәк вакытта таләпчән, шул ук вакытта изге күңелле һәм гадел укытучы буларак, ул миңа яңа коллективка кереп китәргә ярдәм итте. Мин беренче очрашуны беркайчан да онытмыйм. Ул көзге яфракларның коелуы күңелләргә бераз моңсулык өстәгән вакыт иде. Укытучының очкынланган, тере, иксез-чиксез күк йөзе кебек күзләре безне еракка, белемнәр иленә чакырды. Шушы мизгелдән күп кенә балалар өчен тормышларында яңа, гадәти булмаган чор башланды. Шул мизгелдән ул безнең дустыбызга, остазыбызга әйләнде. Ул һәрвакыт безнең янда. Шатлык-кайгыларыбызны уртаклаша, безне яклый һәм ярдәм итә. Үзенең өч баласы булуга карамастан, Ольга Николаевна безнең өчен вакыт һәм көч таба. Безнең сыйныф - кадет сыйныфы, без барлык чараларда беренче булырга тиеш. Ольга Николаевна безне чын кадет итәргә тырыша. Әмма беренче чиратта чын кешеләр - намуслы, яхшы күңелле һәм гадел кешеләр итеп тәрбияли.
Ольга Николаевна мәктәбебездә физика фәнен укыта. Үз фәненә карата ул бик җаваплы карый. Теманы җентекләп аңлата, гамәли занятиеләр уздыра. Безнең физика фәненә җаваплы каравыбызны, аны яратуыбызны һәм өйрәнүебезне таләп итә, чөнки ул белемнәр алдагы тормышта күпләргә кирәк булачак бит.
Ольга Николаевнаның мәктәптәге эше әле моның белән генә бетми. Педагог эшчәнлегеннән тыш, ул күпләгән сыйныфтан тыш чаралар уздыра. Ә без аңа бу эштә шатланып ярдәм итәбез. Ольга Николаевна "Свеча" театр студиясенә җи-тәкчелек итә. Инде биш ел без аның кул астында шөгыльләнәбез. Безнең эшләребез берничә тапкыр район дәрәҗәсендә генә түгел, Татарстан Республикасы һәм хәтта Россия дәрәҗәсендәге грамоталар белән һәм төрле дәрәҗә дипломнар белән билгеләп үтелде. Шуны әйтү мөһим: монда педагогның, безнең "икенче әниебез"нең зур хезмәте кергән. Ә ул һәр көн саекмый торган илһам чишмәсе өчен көчне кайдан ала соң? Көндәлек мәшәкатьләр - планнар, билгеләр, журналлар да бар бит әле. Ә ул аларның барысын сыйныф бусагасының тышкы ягында калдыра һәм сыйныфка, укучылар янына яхшы кәеф белән керә. Ул биредә көн дә зирәклеккә өйрәнү, балаларның шат йөзләрен күрү, аларның тормышларын кызыклырак итү өчен, беркемнең дә балачак иленнән китәргә теләмәвен күрү, дөньяның матур һәм могҗизалы булуы өчен килә. Кемдер әйләнә-тирәдәгеләр кушуы белән укытучы була, кемдер укытучы булып туа, ә Ольга Николаевнага укытучылык таланты Ходайдан бирелгән.
Укытучылар көне белән Сезне, Ольга Николаевна! Без Сезгә тырышып укырга, алга омтылырга һәм Сезне тиешсез гамәлләребез белән мөмкин кадәр азрак борчырга вәгъдә бирәбез. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X