Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

БЕЗНЕҢ ГӨЛНУР АПАБЫЗ

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Галимулла кызы Яруллина гомеренең 35 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Шушы вакыт эчендә 11 чыгарылыш ясаган, без - унынчы чыгарылышы. Үзебезнең төпле белемебездә һәм һәрбер уңышыбызда Гөлнур апабызның хезмәте ятканын бик әйбәт аңлыйбыз. Беренче укытучыбыз безнең күңелләргә игелекле, гаҗәеп кешелекле, киң күңелле остаз булып...

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Галимулла кызы Яруллина гомеренең 35 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.
Шушы вакыт эчендә 11 чыгарылыш ясаган, без - унынчы чыгарылышы. Үзебезнең төпле белемебездә һәм һәрбер уңышыбызда Гөлнур апабызның хезмәте ятканын бик әйбәт аңлыйбыз.
Беренче укытучыбыз безнең күңелләргә игелекле, гаҗәеп кешелекле, киң күңелле остаз булып кереп калды, без аны һәрчак зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алып сөйләшәбез. Гөлнур апабызның назлы тавышы, ягымлы йөзе әле дә күз алдыбызда. Аны һәрчак тыңлыйсы гына килеп тора иде. Ул узенең укучыларын намуслы, шәфкатьле, гадел булырга өйрәтә.
Нинди матур ике «бишле» саны - 55 яшь. Гомернең әле уртасы гына. Ә күпме матур эшләр инде башкарылган! "Татарстанның атказанган укытучысы" исеме дә - югары нәтиҗәле һәм намуслы хезмәт җимеше.
Бүгенге көндә Гөлнур апабыз мәктәптә дә, өйдә дә, авылда да үрнәк һәм ихтирамлы кеше булып яши. Ә бу исә бик зур бәхет.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев