Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Беренче мәктәп: бөтен нәрсәдә алда бара

Әле күптән түгел генә Биектауның 1 нче мәктәбе 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекләр китабында мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар шундый язмалар калдырганнар: "Мине белемле иткән «alme mater»га бик рәхәтләнеп килдем, тормышта дөрес юл күр-сәткән беренче укытучыларымны җылы хисләр белән искә алдым. Хөрмәт белән Россия илчелегенең Кореядәге атташесы Ленар Сәлимуллин". "Сыйныфташларым...

Әле күптән түгел генә Биектауның 1 нче мәктәбе 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Истәлекләр китабында мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар шундый язмалар калдырганнар: "Мине белемле иткән «alme mater»га бик рәхәтләнеп килдем, тормышта дөрес юл күр-сәткән беренче укытучыларымны җылы хисләр белән искә алдым. Хөрмәт белән Россия илчелегенең Кореядәге атташесы Ленар Сәлимуллин".

"Сыйныфташларым белән очрашуга мин бик шат, шәфкатьлелекләре һәм иң изге хезмәтләрнең берсе - укытучы хезмәтен башкарулары өчен барлык укытучыларга да рәхмәт. (Миронов Иван Петрович, 1967 нче елгы чыгарылыш)".

"Рәхмәт сиңа, туган мәктәбем! Алдыңда түбәнчелек белән башымны иям. (Н.Василевский, 1973 ел)".

"Исәнме, туган мәктәбем! Белем, гомерлек дуслар бирүең өчен рәхмәт сиңа. (А.И.Папанов)".

"Үзем кайчандыр укыган мәктәпкә килгәндә һәрвакытта да дулкынланам. Шундый шәп музей оештырганы өчен Эльза Госман кызына рәхмәт. (В.М.Паняева)".

Вакыт аермасы зур булса да, мәктәпне 2013 нче елда тәмамлаучы укучысының сүзләре әлеге уку йортын моннан бик күп еллар элек тәмамлаучыларның фикерләре белән аһәңдәш.

"Чыгарылыш имтиханнарының катлаулы юлын узып, мәктәп тәмамлаганнан соң укытучының нинди зур роль уйнавын тагын да ныграк аңлый башлыйсың. Әлеге һөнәр барлык заманнарда да иң мактаулысы да, шул ук вакытта иң катлаулысы да булган. Үз тәҗрибәңне яңа гына мөс-тәкыйль тормышка аяк басучы яшьләргә бирә алу - зур сәләт. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәгыйз кызы Насыйбуллинада мондый сәләт бик зур. Ул безгә үсәргә һәм акыл тупларга ярдәм итте, укырга һәм язарга гына түгел, уйланырга да, такта янында гына түгел, ә бәлки кылган гамәлләрең өчен дә җавап бирергә, хаталарны төзәтергә кирәклеге турында беркайчан да онытмаска өйрәтте. Ул һәрвакытта да янәшәдә булды, безне аңларга һәм ярдәм кулы сузарга әзер торды. Аның безнең өчен тырышуларын, борчылуларын беркайчан да онытмаячакбыз. Ирешкән казанышларыбыз турында аңа бик рәхәтләнеп сөйләрбез, чөнки безнең өчен чын күңеленнән сөенәчәген алдан ук белеп торабыз. (Мәктәпне быел тәмамлаган Влада Князева)".

Мәктәп бүген дә яулаган үрләреннән чигенми. Укучыларыбызның фән олимпиадаларында, конкурсларда, төрле дәрә-җәдәге смотрларда һәм, әлбәттә, Дәүләт йомгаклау аттестациясендә һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында ирешкән югары күрсәткечләре моның нәкъ менә шулай булуын раслый. Беренчедән, болар 11 нче сыйныф тәмамлаучыларның социаль-гуманитар юнәлештәге нәтиҗәләре: 3 укучы мәк-тәпне алтын медальгә тәмамлады. Влада Князева рус теленнән район күләмендә беренче тапкыр БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл туплады, Энҗе Зиннәтулина һәм Алсу Кашапова инглиз теле буенча имтиханны югары баллга (95 һәм 90) тапшырдылар.

Быелгы уку елында 9 нчы сыйныф укучылары Дәүләт йомгаклау аттестациясен татар теле буенча яңа формада уздылар. Имтихан йомгаклары куанычлы. Алина Дәминова 40 баллдан 39 балл туплады. Татар группаларының 14 укучысы 31 баллы үрне уздылар. Белемнең сыйфаты 100%. Рус группаларына йөрүчеләр дә әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.

Реклама

Без 1 нче сентябрьдә укырга киләчәк 370 укучы, шул исәптән 38 беренче сыйныф баласы, мәктәп тәмамлаганда шулай ук укытучыларына рәхмәт әйтерләр, ә бәлки үзләре дә укытучы һөнәрен сайларлар, дип өметләнәбез.

Безнең укытучылар осталыкларын төрле конкурсларда һәм грантларда чарлыйлар. 4 укытучы "Безнең иң яхшы укытучы" һәм "Иң яхшы информатика һәм ИКТ укытучысы" дигән грантта җиңеп чыктылар.

А.Л.Камалов "Ел укытучысы-2013" конкурсында җиңү яулап, республика дәрәҗәсендәгесендә катнашты. Инглиз теле укытучылары Э.Г.Алеева һәм Г.Ш.Хәкимуллина ТР Хөкүмәте грантын алырга теләүчеләр конкурсы "Алгарыш"та катнаштылар һәм, җиңүчеләр буларак, Кембриджда стажировка уздылар.

Мәктәпнең 37 укытучысының 17се - шушы мәктәпне тәмамлаучылар һәм бу очраклы хәл түгел. Иң хөрмәтле укытучыларыбыз - мәктәпне 1971, 1972 нче елда тәмамлаучылар - физика укытучысы Т.Б.Гришина, технология укытучысы Т.Б.Михайлова, математика укытучысы М.В.Лукина, иң яшь укытучыбыз (2007 елгы чыгарылыш) А.С. Гритчина биология фәнен укытачак. Директорыбыз Е.С.Гыйльманова да 1 нче мәктәпне тәмамлаган.

Безнең укытучылар эш тәҗрибәсен дә бик теләп уртаклашалар. Узган ел мәктәптә берничә район һәм республика семинары узды, шуларның берсе - башлангыч сыйныф укытучылары өчен ФГОСны тормышка ашыручы республика семинары. Хезмәттәшләр Р.К.Габдерәкыйпова, Г.Ш.Гыйлаҗева, А.Н.Мостафина, Т.В.Разваляева, Е.А.Корнилова, О.Ю.Таланова дәресләренә яхшы бәя бирделәр.

Мәктәптә "Башлангыч гомуми белем бирүдә ФГОС кертү кысаларында башлангыч мәктәптә, мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениесендә татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары" темасы буенча башлангыч сыйныф укытучылары, мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренең милли белем бирү һәм тәрбияләү мәсьә-ләләренә карата район семинар-киңәшмәсе узды. Укытучылар М.Р.Вәлиева, Л.Д.Сәмигуллина, Р.И.Галиәхмәтова, Р.К.Габдрәкыйпованың ачык дәресләре һәм чыгышлары семинарда катнашучыларның югары бәясенә лаек булдылар.

Педагоглар коллективы ветеран укытучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Профсоюз комитеты мәктәп ветераннары белән актив эшли. Өлкән буын тәҗрибәсе эшебездә төп юнәлеш булып тора һәм безнең бурыч - остазларыбыз нигез салган күркәм башлангычларны дәвам иттерү. Ветераннарның безнең янга килүләренә, мәктәптәге уңышлар белән кызыксынып торуларына без сөенәбез. Ветеран укытучылар өчен "Чын күңелдән" очрашуларын уздыру, юбилейларны, Белем көнен, Укытучылар көнен, Өлкәннәр көнен билгеләп үтү бездә матур гадәткә әверелде. Агымдагы елның 2 сентябрендә бөтен коллектив өчен мөһим вакыйга булачак. Иң өлкән ветераннарыбызның берсе, барыбыз да хөрмәт итә һәм ярата торган Мансура Нургали кызы Зәкиевага 80 яшь тула. Аның гомуми педагоглык стажы 42 ел тәшкил итә. Ул талантлы укытучы. Инглиз телен, барлык нечкәлекләренә кадәр белеп, фәнне югары дәрәҗәдә укытты, тәрбия эше буенча директор урынбасары, оста җитәкче буларак, тәрбия эшендә нәтиҗәле, көчле система булдырды, мәктәптә музей эшен оештырды. Белем бирү системасында нәтиҗәле эшләгәне өчен Мансура Нургали кызы "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале, "СССРның мәгариф отличнигы" дигән мактау билгесе белән бүләкләнде. Барыбыз өчен дә ул зирәк остаз, патриот укытучы һәм кешелекле кеше. Без аңа талантлы укытучы буларак сокланабыз, тормышта да ул безнең өчен ныклык һәм зирәклек үрнәге булып тора. Очрактан файдаланып, Мансура Нургали кызын юбилее белән котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез.

Мәктәп укучыларының "Кайгыртучанлык" группасы да ветераннарга булыша, хуҗалык эшләрендә булдыра алганча ярдәм итә, алар белән даими элемтәдә торалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, мәктәптә уздырыла торган чараларга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев