Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Бер очрашу – үзе бер гомер

Мәмдәл урта мәктәбендә озак еллардан бирле бик матур традиция яшәп килә. Һәр елның февраль аеның беренче шимбәсендә үзенең барлык укучыларын, укытучыларын мәктәбебез кабат очраштырды. Быелгы очрашу кичәсендә мәктәпне моннан 20, 30, 40, хәтта 50 ел элек тәмамлаган укучылар катнашты. Алар, туган мәктәпкә җыелып, үзләренең укытучылары, бергә ун ел буе белем...

Мәмдәл урта мәктәбендә озак еллардан бирле бик матур традиция яшәп килә. Һәр елның февраль аеның беренче шимбәсендә үзенең барлык укучыларын, укытучыларын мәктәбебез кабат очраштырды.

Быелгы очрашу кичәсендә мәктәпне моннан 20, 30, 40, хәтта 50 ел элек тәмамлаган укучылар катнашты. Алар, туган мәктәпкә җыелып, үзләренең укытучылары, бергә ун ел буе белем алган сыйныфташлары белән очраштылар, мәк-тәптә укып йөргән вакытларны искә төшерделәр. Әлеге кичәдә без мәк-тәпне 20 ел элек тәмамлаучылар буларак катнаштык.

20 ел! Бер уйласаң, бик күп вакыт үткән кебек. Искә төшерә башлагач, әле кичә генә кулларыбызга нәни сумкалар тотып, мәктәпкә килгән вакытлар... Без 1982 нче елда мәктәп бусагасын унсигез укучы: унике малай һәм 6 кыз атлап кердек. Ул вакытта мәктәбебез иске бинада урнашкан иде. Безне Лира апа Галкиева хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Без аның белән беренче сыйныфта гына белем алдык, ә аннан соң безне Әкълимә апа Фәттахова укытты. Ул безнең тормыш юлыбызда мәктәпне тәмамлап чыгып киткәнче янып торган маяк булды. Имтиханнар биргәндә безнең белән бергә кайгырды, "4" ле һәм "5" ле алсак - безнең өчен куанды. Әле бүгенге көндә дә ул яраткан эшен дә-вам иттерә. Хәзер инде ул безнең кызларны, улларны укыта.

Без бүген мәктәпкә җыелып, үзебезнең анда укып йөргән чакларны барлыйбыз, безгә ныклы белем биргән кадерле укытучыларыбызны хөр-мәт белән искә алабыз, истәлекле мизгелләрне искә төшерәбез. Эх, нинди күңелле булган бит ул мәктәп еллары! Ул вакытта тизрәк мәктәпне тәмамлап "олы" кеше буласыбыз килде, ә менә бүген үзебезне нәкъ мәктәптә укып йөргән кебек хис иттек.

... Татар теле дәресендә утырган вакытлар искә төшә. Классташым Фаил Гариповның яттан сөй-ләгән шигырьләре безне шул елларга алып кайтты. Татар теле һәм әдә-биятыннан безне Розалия апа Сәйфуллина һәм Кәүсәрия апа Шәрипова укытты. Ә тарихтан Зөмәрә апа Шәрәфетдинова ныклы белем бирде. Рус теленнән Фирая апа Абдуллина, физикадан Зөбәрҗәт апа Камалова, математикадан Роза апа Гыйбадуллина, Кәүсәрия апа Саттарова, химиядән Ризван абый Гайнуллин, физкультурадан Фәрхәт абый Фәттахов, хезмәт дәресеннән Әнәс абый Гарипов, география һәм рәсемнән Рәис абый Саттаров үзләренең ныклы белемнәрен бирделәр. Мәктәптә укыган елларда без пионер һәм комсомол сафларына кабул ителдек, ә пионервожатыебыз Наилә апа Вәлиева белән күңелле кичәләр, концертлар оештырдык.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Безгә биргән ныклы белемегез, безне кеше иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт! Без сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, тормышыгызда ак бәхет-ләр телибез!

Ә сыйныфташларыма килгәндә, мин бу кичәдә аларның һәркайсы өчен дә куанып, горурланып утырдым. Аларның берсе дә бу авыр тормыш юлында югалып калмаган, һәрберсе үз юлын тапкан. Безнең арабызда укытучылар да, үзешчән композиторлар да, шәхси эшмәкәрләр дә, шәфкать туташлары да, балта осталары, тракторчылар да - бар да бар. Һәрвакыт бердәм булганыгыз өчен, шушы күңелле кичәгә зурлап кайтканыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, сыйныфташларым! Мин сезнең өчен бик шат. Моннан соң да "Бу минем сыйныфташым бит!" дип әйтерлек итеп яшәгез. Барыгыз да исән-сау булыгыз, безнең әле 30, 40, 50 еллык юбилейларда да кабат очрашасы бар бит!

Әнә шундый матур тәэсирләр белән таралыштык без мәктәптән. "Очрашулар әле соңгысы булмас", дидек саубуллашып һәм, Алла боерса, җәй көне ямьле Сабан туенда кабат очрашырга сүз куештык. Ә мәкаләмне сыйныфташым Илнур Галиевнең шигыре белән тәмамлыйм. Ул бу шигыренә үзе көен дә иҗат итте.

Классташларым,

дусларым минем,

Бергәләп йөздек белем

диңгезен.

Һәр көн "сез" дип тибә

йөрәгем.

Бәхетле булыйк - минем

теләгем.

Хәтердә һәрчак беренче

дәрес,

Беренче китап, беренче

хәреф.

Бергәләп йөргән мәктәп

баскычы,

Мәктәп еллары,

Сыза сулары,

Йөрәктә һаман яшьлек

җырлары.

Беренче сөю, татлы

мизгелләр,

Аңлату өчен җитми тик

сүзләр.

Укытучы апа хәреф

өйрәтә,

Һәрберебездән дәрес

сөйләтә,

Җан тирен түгә,

армый да талмый,

Бер карау белән безне

ул аңлый.

Хәзер һәрберебез төрле

якларда,

Мәктәп өйрәтте тигез

атларга.

Сөртенмәскә дип тормыш

юлында,

Өйрәтте мәктәп кызын,

улын да.

Җырымның сүзе гади

булса да,

Тормыш мәктәбе биек

бусага,

Йөрәктән алып, көйләргә

салып,

Шатлыклар телим

мин сез, дусларга.

Рәсемдә: безнең сыйныф һәм укытучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев