Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Белем иленә яңа сәяхәт башланды

2013-2014 нче уку елы старт алды. Район мәктәпләрендә парталар артына 4326 укучы утырды. Аларның уннан бер өлешен беренче сыйныф укучылары тәшкил итә. Тантаналы линейкаларда аларга иң зур игътибар һәм иң мактаулы урыннар бирелде. Белем көнендә районның һәр мәктәбенә Биектау район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән котлау өчен хакимият вәкилләре килде....

2013-2014 нче уку елы старт алды. Район мәктәпләрендә парталар артына 4326 укучы утырды. Аларның уннан бер өлешен беренче сыйныф укучылары тәшкил итә. Тантаналы линейкаларда аларга иң зур игътибар һәм иң мактаулы урыннар бирелде.

Белем көнендә районның һәр мәктәбенә Биектау район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән котлау өчен хакимият вәкилләре килде. Коркачык урта мәктәбендә беренче кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов катнашты.

Беренче сыйныф балаларына мәктәп сумкалары һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.

«Мәктәп» дигән илдә безнең балаларыбызның тормышы кызыклы, уңышлы, яңа ачышларга бай булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев