Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Балаларга файдалы бүләк

Спорт тормышыбызда көннән-көн зуррак урын ала бара. Башкача мөмкин дә түгел. Моңа Универсиада башкаласына якын яшәү дә, киләчәк буыннарны сәламәт һәм акыл үсеше ягыннан нык алга киткән итеп күрү теләге дә этәргеч ясый. Учхоз урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре дә нәкъ менә шуңа күрә моның өчен барлык шартларны тудырырга тырыштылар да....

Спорт тормышыбызда көннән-көн зуррак урын ала бара. Башкача мөмкин дә түгел. Моңа Универсиада башкаласына якын яшәү дә, киләчәк буыннарны сәламәт һәм акыл үсеше ягыннан нык алга киткән итеп күрү теләге дә этәргеч ясый.

Учхоз урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре дә нәкъ менә шуңа күрә моның өчен барлык шартларны тудырырга тырыштылар да. Ата-аналар ике зур төркемгә бүленделәр, һәркайсы бирем һәм сызымнар алды. Әтиләр эш планын төзеделәр: күпме цемент, ком, буяу кирәклеген ачыкладылар. Эш нигездә кичләрен башкарылды. Музыка тыңлый-тыңлый бергәләп эшләү бәйрәмгә әверелде.

Нибары бер айда - августта мәктәп яны территориясендә спорт мәйданчыгы үсеп тә чыкты. Ул спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган булды. Анда төрле яшьтәге балалар өчен борыслар да, "рукоход" та, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү урыны да, волейбол мәйданчыгы, футбол кыры, спорт бүрәнәсе дә бар. Спорт комплексы төрле төсләре, ачыклыгы, яктылыгы белән игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Әниләр буяуларның иң матурларын һәм күңелне күтәрә торганнарын сайладылар. Ә әтиләргә сокланмый һич мөмкин түгел: алар эретеп-ябыштыручылар да, конструкторлар да, архитекторлар да булдылар. Иң активлар һәм бригадирлар Алексей Игнатьев һәм Екатерина Александрова, Штро Евгений һәм Адаев Ришат җитәкчелегендә спорт мәйданчыгы төзелеше планлы рә-вештә тукталуларсыз барды. Вакытларын һәм көчләрен кызганмаган әти-әниләрне аерым-аерым санап китәсем килә. Болар - Ришат Адаев, Лилия һәм Александр Матросовлар, Илгиз Гыйльметдинов, Чулпан Әхмәтсафина, Афанасьев Петр, Ирина һәм Евгений Марушкиннар, Илдар Низамиев, Рания һәм Фәнис Минҗановлар, Любовь һәм Евгений Штро, Федоров Александр, Афаныкин Виктор, Гөлнара һәм Гомәр Галимовлар, Дмитрий Малязин, Людмила һәм Алексей Федоровлар, Татьяна һәм Александр Козловлар, Екатерина һәм Александр Александровлар, Маликова Анастасия, Кристина һәм Евгений Калентьевлар, Татьяна һәм Николай Дудкиннар, Илсөяр Мостафина, Миронова Марина, Игнатьев Алексей, Ерастова Оксана, Гүзәл Сафина, Әнәс Гомәров, Шалыгина Юлия, Кириллова Галина. Шушындый зур эштән читтә калырга теләмәгән әбиләребез Федорова Надежда Авенировнага һәм Брысаева Надежда Ивановнага аерым рәх-мәт әйтәсе килә.

Реклама

Мәктәпне моннан алдагы елларда тәмамлаучылар да ярдәм күрсәтәләр. Ларин Алексей мәктәп яны территориясендәге үлән-нәрне чабарга булышты, Зарипов Алексей район ярминкәсенә барырга транспорт белән ярдәм итте. Аларга игътибарлылык һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт! Әйе, безнең Дачное бистәсендә сизгер күңелле, битараф булмаган кешеләр яши. Әти-әниләребез һәм авылдашларыбыз таулар күчерергә сәләтле икән! Балалар һәм укытучылар исеменнән барысына да рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев