Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Авыл мөгаллимәсе

Өлкән буын кешеләре "Сельская учительница" дигән кинофильмны, Вера Марецкаяның үз эшенә, укучыларына бирелгән педагог ролен уйнавын хәтерлиләрдер. 2012 нче елның 1 гыйнварында 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Лариса Александровна Дәүләтшинаны да нәкъ менә шундый укытучы дип әйтергә була. Бу еллар ТРның Апас районындагы Орым Тәрбите (Ст.Тябердино) авылында узган балачагын, унъеллык...

Өлкән буын кешеләре "Сельская учительница" дигән кинофильмны, Вера Марецкаяның үз эшенә, укучыларына бирелгән педагог ролен уйнавын хәтерлиләрдер.

2012 нче елның 1 гыйнварында 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Лариса Александровна Дәүләтшинаны да нәкъ менә шундый укытучы дип әйтергә була. Бу еллар ТРның Апас районындагы Орым Тәрбите (Ст.Тябердино) авылында узган балачагын, унъеллык мәктәптә, аннары Казанның 35 нче һө-нәри-техник училищесында белем алуын, моннан соң 1977 нче елдан алып 1982 нче елга кадәр Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укуын һәм 28 ел балалар укытуын үз эченә алган.

Яшь укытучыны институт тәмамлаганнан соң Биектау районының Шуман урта мәктәбенә җибәрә-ләр һәм ул шушы төбәкне гомерлек яшәү һәм эшләү урыны итеп сайлады. Язмышын да шушында тапты, тормышка чыгып, ике бала үстерде.

Мәктәптә математика фәнен генә укытмады, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булды. Төрле елларда мәктәп тәмамлаучылар Лариса Александровнаны таләпчән, үз фәнен яхшы белә, укучылары өчен кө-чен дә, вакытын да кызганмый торган педагог буларак хәтерлиләр. Укытучының дәресләре, аның белеме, осталыгы аларга югары уку йортларына керергә, төпле белем алырга ярдәм итте. Күпләр өчен ул сыйныф җитәкчесе булды. Алар Лариса Александровнаның нинди кызыклы очрашулар, тәрбия сәгатьләре, кичәләр уздыруын, балаларны һәм ата-аналарны, уртак максатлар, уен белән кызыксындырып, бер гаилә итеп туплый алуын әле дә сагынып искә алалар.

Реклама

Укучылармы, әти-әниләрме, әллә күршеләрме - Лариса Александровна беркайчан да беркемне дә ярдәменнән калдырмый. Һәрвакытта да ягымлы, шәфкатьле һәм сизгер күңелле. Хәзер ул лаеклы ялда. Без Лариса Александровнага озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлекләр, тормышында кояшлы көннәр телибез.

Шуман урта мәктәбенең укытучылар коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X