Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

АШЛАРЫ ТӘМЛЕ, ЙӨЗЛӘРЕ ЯМЬЛЕ

"Ашы тәмле, йөзе ямьле", - дигән матур сүзләр мәктәбебез ашханәсендә күп еллардан бирле безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, хезмәтләре зур хөрмәткә ия булган пешекчеләребез Гәрәева Эльмира Илдус кызы һәм Минаева Сәвия Мәгъсүмҗан кызына бик тә туры килә. Бөтен тырышлыкларын, күңел җылыларын биреп эшләүче бу ханымнар турында мактау сүзләре язмый мөмкин...

"Ашы тәмле, йөзе ямьле", - дигән матур сүзләр мәктәбебез ашханәсендә күп еллардан бирле безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, хезмәтләре зур хөрмәткә ия булган пешекчеләребез Гәрәева Эльмира Илдус кызы һәм Минаева Сәвия Мәгъсүмҗан кызына бик тә туры килә.
Бөтен тырышлыкларын, күңел җылыларын биреп эшләүче бу ханымнар турында мактау сүзләре язмый мөмкин түгел. Гәрәева Эльмира Илдус кызы мәктәп ачылганнан бирле ашханәдә өлкән пешекче вазыйфасын башкара. Эшли башлаган вакытта ул 5 нче разрядлы пешекче булса, үз белемен күтәрү өстендә эшләп, 2009 нчы елда 6 нчы разряд алуга ирешә. Тиктормас җанлы, җитез, сүзгә тапкыр Эльмира апа ашханәдә укучыларны һәм укытучыларны төрледән- төрле ашлары белән сыйлый. Һәркөн балаларга кайнар аш, мәктәп бакчасында укучылар көче белән үстерелгән яшел-чәләрдән ясалган салатлар әзерләнә, камыр ризыклары пешә.
Аның ярдәмчесе Сәвия апа да инде биредә күп еллар эшли. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Сабыр, киң күңелле, һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы Сәвия апа һәркөнне укучылардан һәм укытучылардан күпме рәхмәт сүзләре ишетә. Шундый авыр, җаваплы эшләренә карата хезмәт хаклары югары булмаса да, алар зарланмый. Йөзләреннән нур, телләреннән шаян сүз китми аларның. Алай гына да түгел, алар икесе дә җыр-моңга гашыйк. Әллә шулай плитә тирәсендә җырлый-җырлый пешергәнгә ризыклары аеруча тәмле микән?! "Күпме генә тырышып пешерсәм дә, өйдә пешерелгән бәрәңге боламыгы аларныкы кебек тәмле килеп чыкмый", - дип аптырый укытучылар. "Апа, рәхмәт, бик тәмле булган!" - дигән сүзләрне алар көнгә күп тапкыр ише-тәләр. Әти-әниләр дә, балалар да аларның эшеннән бик канәгать. "Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз? Әгәр пешекче булмасагыз, үзегезне нинди өлкәдә күз алдына китерәсез?" - дигән сорауга алар бер дә икеләнмичә:
- Башка урында эшләүне инде күз алдына да китермибез. Ул инде безнең каныбызга сеңгән. Ходай безне шушы яраткан эшебездән аермасын һәм исән-сау эшләргә язсын, - диләр алар. Гаиләләрендә алар яраткан тормыш иптәшләре, кадерле әни, оныкларына сөекле дәү әни. Ходай шулардан аермасын сезне! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тыныч һәм тигез тормышта бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын!
Рәсемдә: Э.Гәрәева һәм С.Минаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев