Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

АНЫҢ ДӘРЕСЛӘРЕ МӘҢГЕ ОНЫТЫЛЫРЛЫК ТҮГЕЛ

Биектау районында туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз туган төбәкләрен онытмыйлар, кунакка кайталар, хатлар язалар. Менә шундый хатларның берсе. Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин Мөдәрисов Тәлгать Мәүлет улы, сезнең якташыгыз. Биектаудан 1979 нчы елда киткәннән бирле Татарстанда узып барышлый гына булам. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшим. Әмма Биектау турындагы хатирәләрем бик якты. Сездә...

Биектау районында туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз туган төбәкләрен онытмыйлар, кунакка кайталар, хатлар язалар. Менә шундый хатларның берсе.
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин Мөдәрисов Тәлгать Мәүлет улы, сезнең якташыгыз. Биектаудан 1979 нчы елда киткәннән бирле Татарстанда узып барышлый гына булам. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшим. Әмма Биектау турындагы хатирәләрем бик якты. Сездә бик яхшы кешеләр яши. Шундыйларның берсе турында сөйлисем килә.
Үз гомеремдә мин күп укыдым - 10 сыйныф мәктәптә, аннары 5 ел хәрби училищеда, аннан соң - Югары офицерлар курслары, белемне арттыру буенча төрле курслар уздым. Алты ел үзем Макаров исемендәге Академиядә укытучылык эшендә булдым. Танышларым арасында шәп педагоглар да, профессорлар, фән докторлары да, Россия Фәннәр академиясе академигы да бар. Әмма араларында педагог булып туган берәү - Илдар Җиһангир улы Фазылов аеруча истә калган.
Мин 1979 нчы елда 2 нче Биектау мәктәбен тәмамладым. Илдар Җиһангир улы безгә тарих, башлангыч хәрби әзерлек, физкультура буенча белем бирде. Тик боларның соңгы дүрт елда гына булуы кызганыч, мәктәп 1976 елда гына ачылды. Без укытучыбызның дәресләренә бик теләп йөрдек. Аның дәресләрендә иң шук малайлар да тынып калалар иде. Төп материалдан тыш, Илдар Җиһангирович бик күп өстәмә мәгълүмат бирде. Әмма иң мөһиме - аның дәресләрендә без мөстәкыйль фикер йөр-тергә, теге яки бу хәлне анализларга, җаваплы карарга килергә, куелган максатка ирешергә, иптәшләр белән матур итеп аралашырга, ир-атлар арасында гына була торган чын дуслыкның кадерен белергә өй-рәндек.
Дәресләрдән соң күпме вакытын сарыф итә иде ул безгә! 1978 нче елда "Орленок" уенында без Илдар Җиһангирович җитәкчелегендә җиңеп чыктык һәм республика ярышларына катнашырга дип юлга чыктык. Чыгуын чыктык, әмма комсомол райкомы гариза бирмә-гән булып чыкты. Безне кире бордылар. Без төшенкелеккә бирелдек, елар дәрәҗәгә җиттек. Әмма, бәхеткә, яныбызда укытучыбыз бар иде шул. Илдар Җиһангир улы оештыру комитетында безне яклап чыкты, андагы кешеләр, күрәсең, Биектау комсомолларыннан җаваплырак булып чыкканнардыр. Ул вакытта 35 команда арасыннан 7 нче урынны алдык, иң яхшы авыл командасы дигән исемне яуладык.
1979 елда кече калибрлы винтовкадан ату ярышлары оештырылды. Без моның нәрсә икәнен дә белми идек. Әмма ике малай, бер кызны җибәрергә дигән күрсәтмә җибәрелгән бит инде. Башка берәү булса, шушы күрсәтмәне үтәр өчен генә теләсә кайсы ике кешене билгеләр иде. Юк, төп максат җиңү булганлыктан, башта спорт залында пневматик винтовкадан ату буенча иң яхшы ун кеше сайлап алынды. Соңыннан, әллә кайчангы ТОЗ-8 винтовкасын алып (безнең мәктәптә бары шундые гына бар иде), без бихисап зур киңлектәге ташландык урынга киттек. Кар ява, җил улый, ә без мишеньгә төбәп атабыз. Ниһаять, барасы кешеләрдән команда тупланды. Дәрвишләр бистәсендәге тирда узган ярышларда без үзебезнең винтовкадан аттык. Нәтиҗәдә мин беренче урынны алдым. Бу турыда сезнең газетада язып чыктылар, мин моның белән бик горурландым.
Илдар Җиһангир улының үз эшенә һәм без, укучыларына мөнәсәбәтенә бары ике генә мисал. Ул бөтен нәрсәдә үрнәк булды. Һәрвакытта да җыйнак-пөхтә киенгән, бөтен кешегә карата ягымлы, искиткеч юмор хисенә ия, җор телле. Бөтен нәрсә аңа җиңел бирелде. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч тә төп киңәшче Илдар Җиһангирович булды. Күп егетләр, шул исәптән мин, офицер һөнәрен сайладык.
Гап-гади авыл мәктәбендә алган белемнәр тормышымның төп нигезен тәшкил итте. Кайда гына булсам да, мәктәп елларын, Илдар Җиһангирович Фазылов белән аралашкан вакытларны зур җылылык белән искә алам. Ул чорның тиз узып китүе генә кызганыч.
Намуслы хезмәтегез, яшәргә өйрәтүегез өчен рәхмәт сезгә, Илдар Җиһангирович!
Яраткан педагогыма булган рәхмәт хисләремне менә шулай газета аша белдерәсем килде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев