Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

АЛДЫНГЫ ФИКЕР ЮЛ ЯРА

Республика яшьләр форумы - инновация мәйданчыгы, анда теләсә кайсы яшь кеше һәм фикердәшләр командасы үз проектын тәкъдим итә, яклый ала һәм аны дәүләт яклавына исәп тота. Форумның максаты Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен нәтиҗәле үстерү һәм гамәлгә ашыру системасының нигезе буларак талантлы яшьләрнең социаль яктан әһәмиятле, инновацион һәм...

Республика яшьләр форумы - инновация мәйданчыгы, анда теләсә кайсы яшь кеше һәм фикердәшләр командасы үз проектын тәкъдим итә, яклый ала һәм аны дәүләт яклавына исәп тота.
Форумның максаты Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен нәтиҗәле үстерү һәм гамәлгә ашыру системасының нигезе буларак талантлы яшьләрнең социаль яктан әһәмиятле, инновацион һәм җәмгыятькә файдалы идеяләрен һәм проектларын тәкъдим итү, алар буенча фикер алышу, бәяләү һәм алга җибәрү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.
Быел форумга 1000 нән артык гариза килде. Безнең балалар ярымфиналга узды.
"Тормыш иминлеге" тематик мәйданчыгы проектлары хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга, яшьләрне гадәттән тыш һәм экстремаль ситуация-ләрдә эш итүгә әзер-ләүгә, шулай ук яшьләр арасында терроризм һәм экстремизмны, ксенофобия күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән проектлары булган яшьләрнең катнашуын күздә тотты. Безнең районнан бәйгедә катнашу өчен проектларның түбәндәге тематикалары сайланды:
- юлларда иминлек (Фәргать Әхмәтсафин, җитәкчесе О.Н. Камелевская, Коркачык мәктәбе);
- антинаркотик пропаганда (Эмилия Габидуллина, җитәкчеләр О.Н. Камелевкая, Коркачык мәктәбе, Л.А. Ахромова, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары Үзәге белгече).
Ярымфиналчыларны үз проектларын һәм идеяләрен комиссия алдында яклау көтә. Соңыннан экспертлар советы һәм җәлеп ителгән белгечләр финалчылар белән семинарлар, мастер-класслар, консультацияләр, шулай ук проектны проектлау һәм алга җибәрү, презентация күнекмәләрен формалаштыру, үсеш планнарының эшкәртмәләре һәм бизнес планнар форматында сәләтлелек юнәлешләре буенча программалар комплексын уздыралар.
Соңгы этапта форумның төп чарасы уза: күргәзмә-презентациядә республика җитәкчелеге белән очрашу. Форумда катнашучылар берничә минут эчендә идеяләренең асылын тыңлаучыларга җиткерергә тиешләр, алар арасында тармак министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре, фән, бизнес һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре була. Дәрә-җәле кунаклар күргәзмәне карый һәм проектларның авторлары белән аралашалар, аларның иң яхшыларын бергәләп гамәлгә ашыру турында килешүләр төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев