Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

3D-принтер – могҗиза түгел, ә чынбарлык

Күлле мәктәбе укытучылары һәм укучылары республика һәм бөтенроссия күләмендәге бик күп конкурсларда актив катнашалар. Март аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мейкертон 3D-принтер" региональ технологик мастер-класста катнашу өчен проектлар сайлап алу буенча конкурс игълан иткәч, конкуренциянең шактый зур булачагын аңласак та, анда катнашырга кирәк, дигән карарга килдек. Конкурс шартлары...

Күлле мәктәбе укытучылары һәм укучылары республика һәм бөтенроссия күләмендәге бик күп конкурсларда актив катнашалар.

Март аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мейкертон 3D-принтер" региональ технологик мастер-класста катнашу өчен проектлар сайлап алу буенча конкурс игълан иткәч, конкуренциянең шактый зур булачагын аңласак та, анда катнашырга кирәк, дигән карарга килдек. Конкурс шартлары нигезендә Татарстан буенча - 100, һәр зонадан 10ар мәктәп сайлап алынды. Безнең зонага Казан, Лаеш һәм Яшел Үзән районнары мәктәпләре керде.

Баштагы эшләр 3D-принтерны үз мәктәбеңдә уку барышында файдалану проектын төзүдән гыйбарәт иде. Минем алга мәктәп командасына мәгълүмат технологияләре белән мавыгучы гына түгел, ә бәлки техник иҗатта да эш тәҗрибәсе туплаган өч укучыны сайлау бурычы куелды. Болар - 11 нче сыйныф укучылары - уйлап табу буенча "XXI гасыр Кулибиннары" республика олимпиадасы призеры Рөстәм Солтанов, шушы ук олимпиаданың район этабы призеры Илнур Шакиров һәм ракета модельләре ясау буенча район конкурсы призеры, 8 нче сыйныф укучысы Айдар Вәлиев булды. Проектны бергәләп төзедек тә республиканың конкурс комиссиясенә җибәрдек. Без аның фикерен бик озак көттек, ә инде нәтиҗәсен күргәч, шатлануыбызга чик-чама булмады. Безнең авыл мәктәбе 9 Казан мәктәбе арасында бердәнбер булып чыкты.

Безнең команданы балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең беренче республика фестивале узган "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенә чакырдылар. "Мейкертон 3D-принтер" дип аталган мастер-класс та шуның кысаларында узды. "Мейкертон" әзерләүче һәм марафон дигән ике сүздән тора. 6 сәгать дәвамында 10 команда, шул исәптән Күлле мәктәбенең физика укытучысы Айрат Ринат улы Сафин җитәк-челегендәге командасы да, үз куллары белән, әзер тупланмадан 3D-принтер - санлы 3D-моделе буенча физик объектны катламлап ясау алымын файдалана торган җайланма ясады. Моннан соң балалар 3D-принтерны көйләргә һәм анда эшләргә өйрәнделәр һәм ахырдан эшкә әзер җайланма үзләренә булды. "Принтер" сүзен ишет-кәч, эш нәтиҗәсенең кәгазь битенә язылып чыгуын күз алдына китерәбез. Әмма 3D-принтер - компьютерда алдан күрсәтелгән теләсә нинди җисемнәрнең пластик модельләрен ясаучы чын станок. Принтерны җыйган вакытта мастер-классның ничек узуын карап торырга, эшнең барлык этапларын күрергә мөмкин булды. Әлеге фестивальдә Биектау районыннан җитәкчеләр, технология укытучылары һәм техник иҗатта яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылардан торган зур делегация дә булды. Марафон белән бер үк вакытта республика укучыларының иң яхшы хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды, анда безнең укучылар ясаган модельләр дә урын алган иде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та безне игътибар үзәгеннән чит-тә калдырмады һәм һәр команданың әзерлек дәрәҗәсенә югары бәя бирде.

Әлеге конкурсның максаты 3D модельләштерү һәм 3D бастыру белән бәйле эш тәҗрибәсен тарату гына түгел, ә бәлки мәктәпләрнең техник базасын киңәйтү дә булды. Шуңа күрә без җыйган 3D-принтер мәктәпкә тапшырылды һәм без моңа бик сөендек. Шушындый зур матди ярдәм күрсәтүләре өчен без конкурсны оештыручыларга рәхмәт әйтәбез. Уку елын күзгә күренерлек җиңү белән тәмамлавыбызга горурланабыз һәм 3D-бастырып чыгару һәр мәктәп тормышында да булыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев