Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Үзең дә, кешеләр дә соклансын

Территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы тәмамланып килә. Районыбыз күзгә күренеп үзгәрә. Ә инде Сабантуй һәм Универсиада объектлары авылларыбызны ямьләндерү, юл читләрен, биналар һәм йортлар тирәсен тәртипкә китерү өчен тырышлыкны икеләтә арттырырга мәҗбүр итә. Биектау авылында, безнең район башланган урыннан алып, ландшафт дизайны чараларын файдаланып, чәчәклек ясалган. Большая Красная урамы...

Территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы тәмамланып килә. Районыбыз күзгә күренеп үзгәрә. Ә инде Сабантуй һәм Универсиада объектлары авылларыбызны ямьләндерү, юл читләрен, биналар һәм йортлар тирәсен тәртипкә китерү өчен тырышлыкны икеләтә арттырырга мәҗбүр итә.

Биектау авылында, безнең район башланган урыннан алып, ландшафт дизайны чараларын файдаланып, чәчәклек ясалган. Большая Красная урамы да күркәмләнеп киткән - анда ташлардан берничә клумба "үсеп чыккан". Үзенчәлекле булуы белән иң күзгә ташланып торганы үзәктә - сәүдә комплекслары янындагы хәрәкәт бик кызу булган юл чатында ясалган.

Универсиада маршрутында көн саен эш кайный. Күптән түгел Пенсия фонды һәм Мәшгульлек үзәге янында чыршылар утырттылар. Шунда ук төргәкле газон җәелгән.
Казначылык һәм финанс-бюджет палатасы, "Татэнергосбыт", "Роспотребнадзор" янындагы территорияне яшелләндерү дә дәвам итә. Чәчәкләр утыртыла, газоннарга үләннәр чәче-лә, куаклар тәртипкә китерелә.

Бәйрәм кунакларын каршыларга район үзәге һәм Биектау авылы гына түгел, ә бәлки башка авыл җирлекләре дә әзерләнә. Быелгы язда Каенлыкта яшәүчеләр үз поселокларын төзекләндерүдә рухланып эшләүләре белән гаҗәпләндерделәр. Алар, ярышка чыккан кешеләр кебек, бер-берсен уздырырга тырышып, түрбакчаларын һәм үзләре яши торган урамнарны матурлый һәм тәртипкә китерә башладылар. Аларның фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрү өчен Новостройка урамына күз салу да җитә.

Реклама

Биредә әкияттәге кебек коелар да корып куйганнар, ташларны бормалы-сырмалы итеп урнаштырганнар, әйләнә-тирәне ямьләндерү өчен милли киемнәр кигән әби белән бабай сынын да бастырып куйганнар. Ә инде иске көпчәк-ләрдән ясалган, ак буяуга буялган аккошларны әйткән дә юк. Аларны һәр йортта да ясый беләләр, ахрысы.

Төзекләндерү - һава шартларына, ел фасылларына яраклашып, белгечләр киңәшенә колак салып, үз фантазияңне эшкә җигеп башкара торган даими шөгыль. Иң мөһиме - үзебез яши һәм эшли торган урынны чиста, матур һәм төзек итү омтылышы булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев