Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышлап, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган бәйрәмдә республика агропромышленность комплексының иң яхшы вәкилләре хөрмәтләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтенең көтүне яңарту технологы Милис Сәгъдиев та бар иде. Милис Искәндәр улы Ямаширмә авылыннан. Хезмәт...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышлап, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган бәйрәмдә республика агропромышленность комплексының иң яхшы вәкилләре хөрмәтләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтенең көтүне яңарту технологы Милис Сәгъдиев та бар иде.
Милис Искәндәр улы Ямаширмә авылыннан. Хезмәт эшчәнлеген 17 яшендә Тукай исемендәге колхозда гади колхозчы булып башлаган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Зоотехник дипломы алгач, озак еллар белгечлеге буенча эшләгән: Ленин исемендәге колхозда баш зоотехник та, зоотехник-селекционер да булган, өч ел Ямаширмәдә районның иң зур дуңгызчылык комплексын җитәкләгән. Яңа заманда да ул авылны ташламады, статусын һәм исемен үзгәрткән хуҗалыкта эшләде.
М.И.Сәгъдиев бүген "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтендә көтүне яңарту буенча зур эш алып бара. Аның алдан уйлап, фән казанышларына нигезләнеп оештырган эшчәнлеге нәтиҗәсендә хуҗалык терлекчелектә ел саен тотрыклы җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Бу хуҗалык 2009 нчы елдан нәсел юнәлешендә эшли. 2010-2011 нче елларда биредә 100 сыердан уртача 108 бозау алынды. Агымдагы елның 8 аенда Ямаширмә фермасында 100 сыерга исәпләгәндә 72 бозау алынган. Бу уңышта Милис Искәндәр улының тырышлыгы сизелә.
Милисне авылдашлары һәм хезмәттәшләре күркәм холкы, киң белемлелеге, искиткеч матур тавышка ия булуы өчен хөрмәт итәләр. Бер генә үзешчән сәнгать концерты да аның катнашыннан башка гына узмый.
М.И.Сәгъдиев тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Биектау муниципаль районының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. "Уңыш-2012" бәйрәмендә Республика Президенты Милис Искәндәр улына Рәхмәт хаты тапшырды. Үз хуҗалыгында һәм районда терлекчелекне үстерү эшендә аңа яңадан-яңа уңышлар телибез.
Рәсемдә: "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтенең көтүне яңарту технологы Милис Сәгъдиев.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев