Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ЯҢА УРЫНГА УҢАЙЛЫ УРНАШТЫЛАР

Безнең районда эшләүче, социаль өлкәгә караган өч оешма яңа урынга күчүләрен бәйрәм иттеләр. Хәзер Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте бер бинада урын алды. Әлеге күп функцияле үзәкне кыска гына вакыт эчендә "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте төзеде. Бу төзелеш шәхси бизнес белән дәүләтнең халык мәнфәгатьләрендә бергә эшләвенә...

Безнең районда эшләүче, социаль өлкәгә караган өч оешма яңа урынга күчүләрен бәйрәм иттеләр.
Хәзер Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте бер бинада урын алды. Әлеге күп функцияле үзәкне кыска гына вакыт эчендә "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте төзеде. Бу төзелеш шәхси бизнес белән дәүләтнең халык мәнфәгатьләрендә бергә эшләвенә үрнәк булды.
Үзәк тантаналы рәвештә узган атна азагында ачылды. Безгә дәрәҗәле кунаклар: "РФ Пенсия фондының ТРдагы бүлеге" дәүләт учреждениесе управляющие Марсель Имамов, ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, "Пенсияләрне китереп бирү хезмәте" ябык акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Инесса Әхмәтҗанова килде.
Тантанада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРның хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТРның Суд приставлары хезмәте җитәкчесе Радик Ильясов, төзелеш җитәкчесе Владимир Алаев катнашты.
Котлау чыгышларыннан һәм алдынгы төзүчеләрне бү-ләкләгәннән соң традицион тасма киселде, һәм хезмәт коллективларының ничек урнашканлыгын күрергә теләүчеләр эчкә уза алды. Яңа урынга күчкән учреждение җитәкчеләре Харис Гафаров, Лениза Газизуллина, Наҗия Нужина райондашларына хезмәт урыннарын бик рәхәтләнеп күрсәттеләр.
Биредә, Биектау авылындагы Үзәк урамдагы 7 һәм 7 А номерлы йортларда районның күп кешеләре булды, алар элекке кысан шартлар белән чагыштырганда бу учреждениеләрдәге зур үз-гәрешләрне үз күзләре бе-лән күрделәр. Кабинетларның заман шартларына туры китереп эшләнүе, матурлануы турында әйтеп бетерерлек түгел - бөтенесе төзелеш индустриясенең соңгы сүзе буенча башкарылган. Уңайлылык, җайлылык, ямьлелек - бу яңа бинада эшләүчеләр өчен дә, алар хезмәт күрсәтә торган кешеләр өчен дә мөһим.
Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе начальнигы Харис Гафаров Россия Пенсия фондының ТРдагы бүлеге җитәкчесе М.М.Имамовка, район башлыгы Р.Г.Кәлимуллинга, төзүчеләргә шундый бина өчен рәхмәт белдерде һәм үз ягыннан Россия Пенсия фонды идарәсе коллективы халыкка яхшы хезмәт күрсәтер, дип ышандырды.
В.Н.Алаев, әлеге үзәк барлыкка килүдә район җитәкчеләренең зур өлешен билгеләп, бинаның барлык таләпләрне үтәп төзелүе турында әйтте. Бирегә урнашкан коллективларның барысының да уңайлы һәм әйбәт шартларда күтәренке күңел белән уңышлы эшләүләрен теләде.
Пенсия фондында да, халыкның мәшгульлек үзә-гендә һәм пенсияләрне тарату хезмәтендә дә бөтенесе дә килүчеләргә уңайлы булсын дип эшләнгән: мәгълүмат стендлары куелган, гариза язу яки үз чиратыңны көтеп утыру өчен урындыклар һәм өстәлләр дә җитәрлек, санузел һәм гардероб та бар.
Тантаналы ачылу көнендә бирегә килүчеләргә сорау биреп, без бер үк төрле җавап ишетте: "Бөтенесе дә әйбәт!" Шул ук вакытта район үзәгеннән килүчеләр күптәннән борчый торган проблема - Биектау авылы белән станция арасында тимер юл аркылы йөрү проблемасының хәл ителәчәгенә бик тә өметләнүләрен белдерделәр. Бу бик мөһим, бигрәк тә үз машинасы булмаучылар өчен.
Күп функцияле яңа үзәк район халкына озак еллар ышанычлы хезмәт итсен.

Рәсемнәрдә: Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләрне тарату хезмәте урнашкан бинаны ачу тантанасында.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев