Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ЯҢА ЕЛГА ӘЙБӘТ БҮЛӘК

Яңа 2013 ел алдыннан безнең районның ике полиция хезмәткәре тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Алар торак шартларын яхшырту өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификат ияләре булдылар. Сертификатлар тапшыру тантанасын ТР буенча РФ Эчке эшләр министры Артем Хохорин ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан полиция хезмәткәрләре гаиләләрен исәпкә кую буенча алдынгы...

Яңа 2013 ел алдыннан безнең районның ике полиция хезмәткәре тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Алар торак шартларын яхшырту өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификат ияләре булдылар.
Сертификатлар тапшыру тантанасын ТР буенча РФ Эчке эшләр министры Артем Хохорин ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан полиция хезмәткәрләре гаиләләрен исәпкә кую буенча алдынгы урыннарда тора. Мәсәлән, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре буенча - 97 гаилә, Свердловск өлкәсе буенча - 45, Самара өлкәсе буенча - 187, ә Татарстанда - 308 гаилә. Сертификатларның беренче партиясе полицейскийларның һөнәри бәйрәме уңаеннан бирелде. Хәзер хезмәткәрләрнең күңелендә түләүләр дәвам итәчәк дигән ышаныч барлыкка килде.
Биектау районында бәхетле сертификат ияләре - Биектаудан лицензия-рөхсәт эше инспекторы, полиция майоры Раил Туктаров, Дөбъяздан шәхси состав белән эшләү бүлеге белгече, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Эльмира Әхмәтшина. Коллегалары һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов катнашында сертификатларны аларга ТР буенча РФ эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция подполковнигы Андрей Мухин тапшырды. Бәхетлеләрне котлап, ул күптән көтелгән, гомергә бер тапкыр була торган вакыйганың чынга ашуына сөюнүен белдерде, аларга иминлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
2012 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керде. Хезмәтләре катлаулы да, куркыныч та булган кешеләрнең бу законның гамәлдә икәнлеген үзләрендә тоюлары сөенечле. Бер тапкыр түләнә торган социаль түләү хезмәткәргә аның гаилә әгъзаларын исәпкә алып бирелә. Аңа Эчке эшләр органнары ветераннары да хокуклы.
Бу эштә күп нәрсә кирәкле документларны рәсмиләштерүгә бәйле. Һәм безнең республика кыска вакыт эчендә шактый полиция хезмәткәрен исәпкә бастыра алды. Министр Хохорин, бер тапкыр түләнә торган социаль түләүгә инде сертификат алганнарны тәбрикләп, ТР шәһәрләрен генә түгел, авыл районнарын да бу эшкә актив кушылырга өндәде. Исәпкә бастыру өчен шәһәрдә һәм авыл җирлегендә яшәүче эшләүче һәм пенсиядәге хезмәткәр арасында аерма юк, дип ассызыклады ул.
Шуны әйтү зарур, федераль бюджет акчалары хисабына Татарстанның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә 650 миллион сумга сертификатлар рәсмиләштерелгән. Түләүләр моның белән генә тукталмаячак.
Һәр кеше өчен торак мәсьәләсен хәл итү - тыныч, имин тормыш нигезе, ә гражданнарның тынычлыгын саклау хакына үз тормышларын куркынычка дучар итүчеләргә бу хезмәтне алып бару өчен икеләтә мөһим.

Рәсемдә: ТР Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре Эльмира Әхмәтшина һәм Раил Туктаров сертификат алган көнне.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев