Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа ел бәйрәменә старт бирелде

Бу көннәрдә бик күпләр, бер-берсе белән очрашканда: "Вакыт бигрәк тә тиз уза инде, әле генә быелгысын каршылаган идек, икенче Яңа ел да килеп җиткән", - дигән бер үк сүзләрне кабатлыйлар. Әйе, Аждаһа, Кара Су Аждаһасы елы ишек шакый. Кешене табигать шулай яраткан инде, ул киләчәккә шаныч белән карый, хыяллары тормышка...

Бу көннәрдә бик күпләр, бер-берсе белән очрашканда: "Вакыт бигрәк тә тиз уза инде, әле генә быелгысын каршылаган идек, икенче Яңа ел да килеп җиткән", - дигән

бер үк сүзләрне кабатлыйлар.

Әйе, Аждаһа, Кара Су Аждаһасы елы ишек шакый. Кешене табигать шулай яраткан инде, ул киләчәккә шаныч белән карый, хыяллары тормышка ашар дип өметләнә. Бу, мөгаен, шулай тиештер дә, өметсез һәм хыялсыз яшәве авыр да, күңелсез дә булыр иде.

2012 нче елның символы нинди соң ул? Көнчыгыш календарена караганда, Аждаһа - кешегә муллык, саф күңеллелек һәм озын гомер бүләк итә торган җан иясе, әмма ул һәрвакытта да тыныч һәм җиңел, җитеш тормыш вәгъдә итми. Аждаһа төрле төсләргә кереп ялтырый, елкылдый, әмма күзләрне камаштырмый: еш кына аның байлыклары һәм рәхәтлекләре дә, шәхесенең көче дә - тормышка ашуы мөмкин булмаган хыял гына. Астрология күзлегеннән чыгып караганда, Аждаһа үз хокукларына ия булганчы ук көч туплый башлый. Аның сәламәтлеге нык, актив, зур яшәү көченә ия, ваклануны һәм икейөзлелекне яратмый, бик сизгер, ярыйсы гына таләпчән һәм кайвакыт холыксызланып алырга да мөмкин, күп очракта куйган максатына ирешә. Аждаһа 1904, 1916, 1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000 нче елларда туган кешеләр символы булып тора.

23 нче декабрьдә төзелеп килә торган, район үзәге белән Биектау авылын бергә тоташтырачак Җиңү Паркына Яңа ел чыршысы ачылуына килгән биектаулылар беренче Аждаһа, беренче Кыш Бабай һәм Кар
Кызын күрделәр. Җыелучылар барысы да Кыш Бабай белән бергә: "Раз, два, три - ёлочка гори!" - дип кычкырган мизгелдән башлап, районда ун көн дәвам итәчәк Яңа ел тантаналары старт алды.

- Безнең бәйрәм бүген яңа аланга куелган урман гүзәле янында уза. Программада Яңа ел әкияте, күңелле әйлән-бәйлән, халык уеннары, бәйрәм фейерверкы һәм Яңа ел дискотекасы. Кадерле дуслар, барыгызны да күңел ачарга, уйнарга, биергә чакырабыз, - дип өндәде өлкәннәрне һәм балаларны мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабир-җанов.

Сәхнәдә мәдәният хезмәт-кәрләре әзерләгән Яңа ел әкияте башланды. Тормыштагы кебек, әкияттә дә кара көчләр бәйрәмнең ямен җи-бәрер өчен явыз планнар коралар. Урман пәрие (леший) Кыш Бабайның тылсымлы таягын урлап качкан, Убырлы карчык Кар Кызы булып киенгән, әмма аларның мәкерле уйлары тормышка ашмады, чөнки явыз көч-ләргә каршы сугышка яшь Аждаһа чыкты. Тигезсез көрәштә ул Урман пәриен җиңде, аннан тылсымлы таякны тартып алып, хуҗасына тапшырды. Бөтен нәрсә тиешле эзенә төште: бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар Кызы килде, чыршының төрле-төрле утлары, тирә-якка сирпелеп, җемелдәргә кереште, әйләнә-тирә матур көйләргә күмелде, бала-чага "в лесу родилась ёлочка, в лесу она росла" дигән җырга кушылып, әйлән-бәйлән уйный башлады, аннан китте уеннар, бүләкләр тарату...

Әлеге Яңа ел аланында башка мавыгулар да табарга була иде. Балалар исә бик рәхәтләнеп таудан шудылар. Әкият шәһәрчеген-дә андый таулар икәү: берсе крепость стенасын хәтерләтүче корылма артына яшеренгән, икенчесе чыршыдан ерак түгел генә калкып тора. Нәниләр, кечкенә ат өстенә утырып, түгәрәк әйләнделәр, ачык киоск бәйрәмгә төрле-төрле вак-төяк товарлар тәкъдим итте. Бу көнне чыршы янында музыка әле бик озак тынмады, кемнәрдер рәхәтләнеп уйнадылар һәм күңел ачтылар, кемнәрдер бу күңеллелекне карап-күзәтеп торды. Һәркем матур хисләр кичерде.

Очрактан файдаланып, Яңа ел теләген җиткерәсем килә, бәлки, аны куәтле Аждаһа яки әле хәтта Кыш Бабай үзе дә ишетер: зинһар өчен, тимер юлчыларны Яңа ел аланына бару юлына киртәләр куймаска мәҗбүр итегез әле! Өч атна буена диярлек тимер юлда состав торды, вагоннар астыннан мүкәләп чыгудан туйдык бит инде. Кешеләр бәйрәмгә дә, эшкә дә тыныч кына барсыннар иде, Биектау авылында яшәүчеләрнең күбесе район үзәгенә Леонов урамы, халык телендә гадәтләнгәнчә әйткәндә, "заготзерно" ягыннан йөри, кайтуын да шуннан кайта, ә бу урында күпер юк. Состав куялар икән инде, аны өзеп, вагоннар арасында чыгу юлы калдырсыннар иде. Шулай эшләнсә, кешеләр бик рәхмәтле булыр.

С.ШАКИРОВА.

Рәсемнәрдә: Җиңү Паркында районның төп Яңа ел чыршысы ачылышында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев