Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Уңыш язмышы – комбайнчы кулында

    Традицион урак өсте алды семинары быел "Суыксу" ширкәтендә булды. Узган шимбәдә, 14 июльдә бирегә алда торган урак өсте турында фикер алышу өчен комбайнчыларны, районның авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм җитәкчеләрен җыйдылар. Араларында яшьләр күп булган комбайнчылар өчен хуҗалыкның машина-трактор паркы территориясендә уку оештырылды. ПУ-70 укытучысы Владимир Ташевцев "Дон-1500", "СК-5", "Нива" комбайннарын...

    Традицион урак өсте алды семинары быел "Суыксу" ширкәтендә булды. Узган шимбәдә, 14 июльдә бирегә алда торган урак өсте турында фикер алышу өчен комбайнчыларны, районның авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм җитәкчеләрен җыйдылар.
    Араларында яшьләр күп булган комбайнчылар өчен хуҗалыкның машина-трактор паркы территориясендә уку оештырылды. ПУ-70 укытучысы Владимир Ташевцев "Дон-1500", "СК-5", "Нива" комбайннарын дөрес көйләү һәм аларны файдаланганда техник хезмәт күрсәтү буенча занятие уздырды. "Тат-агролизинг" җәмгыятенең гарантияле сервис хезмәте бүлеге начальнигы Альберт Шакиров югары җитештерүчәнлекле заманча "КЗС-812" комбайннарының төзелешенә, көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтүгә тукталды.
    Агробизнес кадрларын әзерләү институты укытучысы Николай Митряев игътибарны урып-җыю эшләрендә техника куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлтте. Механизаторлар өчен "дәрес-ләр" барган арада баш агрономнар ашлык складларын карадылар. ФГУ "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов чыгышын яңа уңыш орлыгын җыю, киптерү, тиешле кондициягә җиткерүгә багышлады. "Холдинговая компания ХК "Тетраинвест"ның генераль директоры Фоат Садретдинов бу ел шартларында рапсны тәр-бияләү үзенчәлекләренә, ашлыкны югалтудан ничек котылуга тукталды.
    Комбайнчыларны укыту тәмамлангач уздырылган киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Урак өстендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы уңышның язмышы алар кулында булуын ассызыклады. Һава шартларына караганда, урак өсте га-дәттәгедән иртәрәк башланачак. Шушы кыска гына вакыт эчендә комбайнчыларга һәм башка уракта катнашучыларга бөтен көчләрен куеп эшләргә туры киләчәк. Чәчүдә механизаторлар сынатмадылар, хәзер уракның барышы алардан тора. Район игенчеләрнең намуслы хезмәтен игътибарсыз калдырмас. Агымдагы премияләр дә, авыл хуҗалыгы алдынгыларын район Сабантуенда зурлау да булачак.
    Бу көнне 2012 нче ел урагына комбайннарның әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде. Комиссия 100 баллы система буенча «кыр корабларының» әзерлеген бәяләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Вәлиев һәр хуҗалык буенча әзерлекнең уңай якларын һәм кимчелекләрен билгеләп үтте, нигездә барысының да эшкә җаваплы каравын ассызыклады.
    "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә комбайннар парады традицион рәвештә конкурс та, бәйрәм дә итеп уздырылды. Быел техниканы карау Ташлы Кавал бүлекчәсендә үткәрелде. Икмәкне ун комбайн урып-җыячак, алар арасында куәтле "Лексион" һәм "Нью Холланд" комбайннары да бар. Барлык комбайннар да сынауларны узган һәм кадрлар белән тәэмин ителгән.
    Иң югары бәяне Сергей Зайцевның "Лексионы" алды, ул анда җиденче сезонын эшли, суктыруда югары күрсәткечләргә ирешә. Хуҗалык администрациясе аңа бүләккә кер юу машинасы тапшырды.
    Комбайнны әзерләү буенча икенче һәм өченче урыннар өчен дә кыйммәтле бүләк-ләр - телевизор һәм тузан суырткыч тапшырдылар. Шулай ук урып-җыюга чыгарга тиешле бер генә комбайнчы да игътибарсыз калмады, алар да бүләкләр алдылар.
    Матди стимуллаштыру - урак өстен уңышлы уздыруның иң әһәмиятле шарты. Хезмәткә түләү системасы белән семинарда катнашучыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина таныштырды. Хезмәт хакы эш башыннан исәп-ләнә, шуңа сыйфат һәм көнлек заданиеләрне арттырып үтәгән өчен өстәмә түләү карала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сыйфат югары һәм канәгатьләнерлек булганда, хезмәт хакы дүрт тапкырга артырга мөмкин.
    Узган ел комбайнчыларны югары суктыру күрскәткечләре өчен бүләкләүгә район бюджетыннан 708 мең сум бүлеп бирелгән. Мисал өчен, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән комбайнчы Винокуров урып-җыю барышында сигез тапкыр 2 шәр мең сум премия белән бүләкләнгән, АФ "Татарстан" ширкәтеннән Хәкимов - җиде тапкыр, "Правда" ширкәтеннән Монасыйпов - биш тапкыр.
    Шуны әйтергә кирәк, ел дәвамында югары эш күрсәткечләренә ирешкән механизатор-чемпионнар 2012 елның июнендәге Сабантуйда 30 мең сум премия белән бүләк-ләнделәр. Ә 160 авыл хуҗалыгы хезмәткәре тантаналы шартларда 5 мең сум алды.
    Семинарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Иван Кочкешев ындыр табакларын әзерләүгә йомгак ясады. Максималь 15 балл җыйган "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте үрнәк булып тора. Кимчелекләре һәм хәл итеп бетерелмәгән проблемалары булган хуҗалыклар буларак "Йолдыз", "Зарница", ПСХК "Красная заря" ширкәтләре аталды.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов игътибарны техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтте. Урып-җыюны 35 көн эчендә төгәлләргә кирәк. Узган елдагы кебек, район башлыгы ярдәмчесе Фидаил Хәйретдинов җитәкчелегендә урып-җыюның сыйфатын тикшерү комиссиясе оештырылачак. "Бөтен өмет сездә», - диде авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы, комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп.
    "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 2012 ел уңышын җыюга урып-җыю комплексын әзерләү буенча конкурста җиңгән хуҗалыкларны бүләкләү тантанасы булды. Беренче урын "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенә бирелде. Бу хуҗалыкка районның урып-җыю мәйданнарының 20 проценты туры килә. Монда иң зур комбайн паркы, ул урак өстенә намус белән әзерләнгән. Икенче урында «Битаман» ширкәте, өченчедә - «Суыксу». Хуҗалык җитәкчеләре Марат Җаббаров, Шәүкәт Вахитов, Фәрхәт Алимовка район башлыгы Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.
    Урак өсте - авыл хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы чор. Һава торышы һәм уңыш нинди генә булмасын, ул һәрвакыт зур сынау. Быел бер комбайнга нагрузка 450 гектар тәшкил итә. Эшне кыска срокларда башкарып чыгу өчен механизаторлар кырда иртәнге 5 тән караңгы төшкәнче эшләячәк. Узган ел лизинг программасы буенча 14 комбайн алынган, тулаем ашлыкның 17 процентын нәкъ менә алар җыеп алган.
    "Хәерле юл! - дип фатихасын бирде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Уңышның язмышы сезнең кулда".
    Рәсемнәрдә: Суыксуда семинар.
    А. Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: