Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Уңыш өчен көрәш дәвам итә

Язгы чәчү тәмамланды. Ләкин бу әле эш бетте дигән сүз түгел: әгәр чәчүлекләрне вакытында карап тормасаң, нәтиҗәсе бик күңелсез булуы ихтимал - уңышның бер өлеше югалырга мөмкин. Бу турыда агрономнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен "Серп и молот" ширкәтендә булган семинарда сөйләнде. - Җаваплы чор - чәчүлекләрне карау бара, -...

Язгы чәчү тәмамланды. Ләкин бу әле эш бетте дигән сүз түгел: әгәр чәчүлекләрне вакытында карап тормасаң, нәтиҗәсе бик күңелсез булуы ихтимал - уңышның бер өлеше югалырга мөмкин.

Бу турыда агрономнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен "Серп и молот" ширкәтендә булган семинарда сөйләнде.

- Җаваплы чор - чәчүлекләрне карау бара, - дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" федераль дәүләт учреждениесенең Биектау районара филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов. - Быелгы һава торышы авыл кешеләре өчен уңайлы булды. Әмма бай уңышны чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан, авырулардан саклау буенча барлык чараларны үтәсәң генә алып була. Район буенча 5 мең гектарга якын җирләр чүп үлән-нәренә каршы эшкәртелгән. Гербицидлар белән эшкәртү сроклары кыска, шуңа күрә вакытында өлгерер өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк, - диде ул.

Шуны әйтү зарур, районда авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинарлар уздыруның яхшы практикасы урнашты. Файдалы, аерым алганда, авыл хуҗалыгы культураларын интенсив, ресурслар саклый торган технологияләр белән игү буенча тәҗрибә туплап, алга таба аны эштә кулланып, авыл кешеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агу сиптергечләрне эшкә әзерләүгә аерым игътибар бирү мөһим, аларда үз эшләрен яхшы белгән, җаваплы кешеләр эшләргә тиеш. 24 агу сиптергечтән 19 ы гына кырларда эшләүгә рөхсәт алган.

Бөртекле һәм техник культураларны игү турында сөй-ләгәндә, бүгеннән үк кайбер хуҗалыкларда төрле авыруларның башлангыч стадиясе ачыкланган бөртекле культуралар үсүче участоклар булуы телгә алынды. Барлык хуҗалыкларда кырларны фитосанитар эшкәртүне уздыру һәм үсемлекләрне авыруларга каршы эшкәр-түгә керешү зарур.

- Уҗым культураларына тычкансыман кимерүчеләр шактый зыян китерә, - дип дәвам итте Сәгыйть Сәлахетдинов. - Районда таралган башка корткычлар да йоклап ятмый. Чәчүлекләрне үз вакытында тикшерү, зыянның икътисади чиген ачыклау мөһим. Бүген районда 900 гектар авыл хуҗалыгы җире корткычларга каршы эшкәртелгән. Хуҗалыкларда фитосанитар хәл буенча чаралар күрелмәсә, уңышны югалтулар зур булырга мөмкин.

Кырларны тикшергәннән соң ашыгыч тәртиптә кирәкле чаралар күрү зарурлыгын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов та ассызыклады.

Сәгыйть Сәлахетдинов соңгы вакытта орлык материалын эшкәртү өчен кулланыла торган үсемлекләрне саклау чараларының исемнәрен мисал итеп китерде. Шулай ук борчак басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүнең агротехник һәм химик ысулларына игътибар бирелде.

Семинарда катнашучылар кырларны карап йөргәндә сабан һәм уҗым культураларын игүгә, басу кырыйларының чисталыгына игътибар бирделәр.

Алар шулай ук азык җыю техникасын карадылар. Хуҗалык белгечләренең һәм механизаторларының игътибары азык әзерләгәндә хезмәтне саклауга, янгын куркынычсызлыгына һәм техник хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелде. Механизаторлар озакка сузылган кышкы ялдан соң гадәтләнгән эш режимына кереп китүне түземсезләнеп көтәләр. Бу - кырларны эшкәртү, азык әзер-ләү, уңыш җыю. Киләсе тукталыш - сенаж чокырлары янында. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров җыелучыларга үләннәрнең үсеш фазалары һәм аларны уру сроклары турында сөйләде. Бу мөһим, чөнки азыкның сыйфаты шуңа бәйләнгән. Ул сенаж салу срокларын да искә төшерде.

Семинарда катнашкан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин азыкның сыйфатына, кырлар һәм басуларда җитештерелгән продукциянең күләмен арттыруга игътибар итте, шулай ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметергә ярамауны ассызыклады.

Семинарда катнашучылар үсемлекләрне саклауның сыналган, шулай ук яңа чараларын куллану турында кыйммәтле мәгълүмат алдылар. Уңышны көтәсе генә кала, ул мул булыр һәм саклауга җитәрлек күләмдә ашлык салыныр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев