Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тыңлагыз, Биектау сөйли

Шимбә көнне, 25 августта "Биектау FM" радиосының беренче тапшыруы эфирга чыкты. Биектау радиосы ачылу тантанасына безгә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, аның урынбасары Айдар Сәлимгәрәев килде. Тантанада шулай ук Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм безнең район учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Җирле радио барлыкка килү Мәктәп урамы,...

Шимбә көнне, 25 августта "Биектау FM" радиосының беренче тапшыруы эфирга чыкты.
Биектау радиосы ачылу тантанасына безгә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, аның урынбасары Айдар Сәлимгәрәев килде. Тантанада шулай ук Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм безнең район учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Җирле радио барлыкка килү Мәктәп урамы, 16 нчы йортта эшләүче коллектив өчен генә түгел, барлык биектаулылар өчен дә әһәмиятле вакыйга. Хәзер "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы ике структураны - "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасы редакциясен һәм "Биектау FM" радиосын берләштерә.
И.Җ.Миңнәхмәтов һәм Р.Г.Кәлимуллин республиканың иң эре районнарының берсе булган Биектау районында радио ачылуга бик тә шат булуларын белдерделәр, ачу тантанасында катнашучыларны, журналистлар коллективы радио һәм газета редакциясе хезмәткәрләрен котладылар. Традиция буенча бинага керү юлында тасма киселде, барысы да беренче этажга керә алдылар, ул капиталь ремонттан соң нык үзгәрде. Монда хәзер радиостудия урнашкан. Биредә тапшырулар әзер-ләнәчәк, интервьюлар яздырылачак.
Көн саен үз радиоалгычларыгызны 100.2 FM дулкынына көйләгез, иртә белән, төшке аш вакытында һәм кич белән безнең район тавышын тыңлагыз.
М.ТИМОНИНА.
Рәсемнәрдә: Биектау районында радио ачылу кө-нендә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры И.Җ.Миңнәхмәтов, аның урынбасары А.С.Сәлимгәрәев, Р.Г.Кәлимуллин, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең Биектау филиалы директоры Г.Г. Галәмов.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев