Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Спорт җиңәргә өйрәтә

Физкультура һәм спортны үстерү соңгы елларда район тормышында өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Нәтиҗәсе дә куанычлы: Биектау спортчылары спортның күп төрләре - көрәш, хоккей, футбол һәм баскетбол буенча республика ярышларында катнашып, призлы урыннарны алалар. 20 - 22 февральдә Әлмәт шәһәрендә "Көрәш" милли спорт көрәше буенча "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан герой...

Физкультура һәм спортны үстерү соңгы елларда район тормышында өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде.

Нәтиҗәсе дә куанычлы: Биектау спортчылары спортның күп төрләре - көрәш, хоккей, футбол һәм баскетбол буенча республика ярышларында катнашып, призлы урыннарны алалар.

20 - 22 февральдә Әлмәт шәһәрендә "Көрәш" милли спорт көрәше буенча "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан герой шагыйрь Муса Җәлил призына оештырылган республика ярышлары булды. Ярышлар ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясе ярдәмендә узды. Аларда 56 команда катнашты һәм һәркайсы җиңү яуларга омтылды. Биектау районы көрәшчеләренең дә тырышлыгы һәм әзерлеге бушка булмады. Алар үзләренең булдыклылыкларын, һөнәри осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәтә алдылар. Нәтиҗәдә безнең районның җыелма командасы 3 нче урынны алды.

Туган төбәгебезнең данын яклаучы, аның дәрәҗәсен күтәрүче спортчыларны хөрмәтләү безнең районда күркәм гадәткә әверелде.

Узган ярышларда җиңүчеләрне дә шушындый сөенеч уңаеннан Казан шәһәренең матур бер кафесында оештырылган тантанага чакырдылар. Районның һәм республиканың гына түгел, ә бәлки Россиянең дә горурлыгы булган шөһрәтле көрәшчеләр белән беррәттән бәйрәмгә киләчәкләре өметле күренгән яшь спортчылар да килде.

Тантанада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Батыр" җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Герус Карамов (ул чараның иганәчесе), ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Наил Хәмидуллин, ТРның "Көрәш" татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясенең башкаручы директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, районның спортчылар өчен матур концерт программасы әзерләгән мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

- Күптән түгел республикада өч зур ярыш узды, - диде район башлыгы Рөстәм Галиулла улы. - Һәм безнең көрәшчеләр 1, 2, 3 нче призлы урыннарны алдылар, дип горурланып әйтә алабыз. Өлкән көрәшчеләрдән торган Биектау командасы - 1 нче урында, яшь спортчылар да калышмаска омтылдылар, алар 3 нче урында. Бу балалар - безнең киләчәккә өметебез. Тырышсалар, җиңүләр дә булыр, үрләр дә яуланыр.

Биектау спортчыларын әйбәт чыгыш ясаулары белән Герус Галинур улы да котлады. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

- Тормышыбыз тоташ көрәштән тора, - диде ул. - Җиңәргә өйрәнсәгез, спортта да, тормышта да, ата-ана буларак та уңышка ирешерсез, лаеклы кешеләр булырсыз. Эшләрегез һәрвакыт уң булсын.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин республика ярышларында призлы урыннарны яулаучыларга рәхмәт сүзләре белән акчалата премияләр тапшырды. Беренче урынны 60 килограммлы категориядә Нәфис Миңнебаев яулады. Ул спорт мастеры. 2012 елда "Көрәш" татар-башкорт милли кө-рәше буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган XVII нче республика турнирында 3 нче урынны, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 1 нче урынны алып, ТР чемпионы булды. Декабрьдә милли көрәш буенча Россия чемпионатында катнашты һәм үз үлчәү категориясендә чемпион исемен яулады. Спорт казанышлары өчен Нәфис Миңнебаев "Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Узган елгы ярышларда бронза призга Айнур Гыйниятуллин лаек булды. Быел да ул әйбәт чыгыш ясый. 75 килограммга кадәрле үз үлчәү категориясендә Динар Минҗанов та район данын яклауда күп тапкырлар катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

Реклама

80 килограммга кадәрле авырлыкта Ленар Шәяхмәтов һәм 90 килограммга кадәрле авырлыкта Фәнис Сөнгатуллин күрсәткечләрен ел саен яхшырта баралар.

Радик Фәйзуллин үзен районның иң яхшы көрәшчеләренең берсе итеп танытты. 2012 елда "Батырлар бәйгесе" татар-башкорт милли көрәше буенча ачык республика турнирында беренче урынны алды, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына "Көрәш" милли көрәше буенча XVII нче шәхси-команда ярышлары чемпионы, Татарстан Республикасы чемпионатында 130 килограммга кадәрле авырлыкта катнашып, республика чемпионы булды. Спорт казанышлары нәтиҗәләре буенча Радик Равил улына "Спорт мастеры" исеме бирелде. Соңгы ярышларда 2 нче урынны алды.

- Безнең арада дүрт тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган кеше бар, - дип ассызыклап үтте үзенең чыгышында район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин. - Илдар Абасов әлеге ярышларда да иң яхшысы. Янәшәдә шундый кешеләр яшәгәндә яшь спортчыларга үрнәк алырлык мисаллар бар.

Илдар Кыяметдин улы - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 2012 елгы "Көрәш" милли көрәше буенча 130 килограммнан артык авырлыкта XVII нче шәхси-команда ярышлары чемпионы, республика чемпионатында ул 2 нче урынны алды, Россия чемпионатында да 2 нче урынга чыкты.

Рәмис Хәйруллин да төрле ярышларда район данын күп тапкырлар яклады һәм милли көрәш буенча район һәм республика беренчелегендә җиңү яулады. "Көрәш" милли көрәше буенча ТР чемпионатының көмеш призеры булды. Россия чемпионатында да әйбәт чыгыш ясады. Хәзер ул 2 нче призлы урынга ия.

Көрәшчеләребез ирешкән уңышларда тренер, спорт мастеры, район көрәшчеләренең җыелма командасын җитәкләгән Данис Сәлахетдиновның өлеше зур. Ул үзе дә, 100 килограммга кадәрле авырлыкта катнашып, район һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңеп чыкты.

Көрәшчеләрне данлау тантанасына киләчәктә бүгенге чемпионнарга алмаш булырга тиешле яшь спортчылар да чакырылды. 28 февральдән 2 мартка кадәр районда 1997-98 елда туган үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда безнең район данын үсмерләрнең ике җыелма командасы яклады. Киләчәге өметле булган ун көрәшче составындагы беренче команда призерлар сафына керде. Болар - Ямаширмә урта мәктәбеннән Рамил Вәлишин, Айрат Сибгатуллин, Динар Әкбәров, Алмаз Галәветдинов, Суыксудан Булат Миңнуллин һәм Рүзәл Сафин, Айбаштан Илнур Шәяхмәтов, Мүлмәдән Ранис Тимербаев, Олы Битаман мәктәбеннән Фирдүс Габдрахманов һәм Рамил Габдрахманов.

- Өченче урын да җиңү дигәнне аңлата. Әмма ирешелгәндә тукталып калырга ярамый, - диде район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп. - Алда әле кыенлыклар булмый калмас, әмма җиңәргә өйрәнергә кирәк. Безнең өмет, безнең киләчәк сезнең кулларда.

Чыпчыктан Айнур Минһаҗев, Ямаширмәдән Дамир Шәмсетдинов, Айнур Сибгатуллин, Суыксудан Марсель Бикмуллин, Мәмдәлдән Инсаф Җамалиев, Мүлмәдән Данис Хәкимуллин, Алан-Бәксәр мәктәбеннән Илнар Исхаков, Ильяс Мәрдәнов, Генджи Ходжакулиев составындагы икенче команда көрәшчеләре дә иптәшләреннән калышмаска тырыштылар. Үсмерләр арасында чемпионнар да бар. "Сабантуй" газетасы призына 1997-98 елда туган үсмерләр арасында "Көрәш" татар-башкорт көрәше буенча ТР беренчелеге призерлары Олы Битаман урта мәктәбеннән абыйлы-энеле Фирдүс һәм Рамил Габдрахмановлар булды. Аларның тренеры - физкультура укытучысы Фәнис Сөнгатуллин. Үсмерләрнең әти-әниләре Гөлнара һәм Рафил Габдрахмановларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мәмдәл мәктәбеннән Инсаф Җамалиев ярышларның көмеш призеры булды. Аның тренеры - Мәмдәл урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрхәт Фәттахов. Ләйсән белән Ирек Җамалиевларга да улларын яхшы тәрбияләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

- Биектау районында лаеклы алмаш үсеп ки-лүенә без бик шат, - диде спорт мастеры Наил Хәмидуллин. - Безнең район бик күп шөһрәтле көрәшчеләр тәрбияләде. Һәм хәзер район башлыгы Рөстәм Галиулла улы тырышлыгы белән бу традицияләр кире кайтарыла һәм ныгытыла. Районның абруен тагын да югарырак күтәрү өчен лаеклы алмаш үсеп килә.

Рәсемнәрдә: район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин Габдрахмановлар гаиләсен котлый; иң көчле көрәшчеләребез; яшь көрәшчеләр.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев