Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

СӘЛАМӘТЛЕК БӘЙРӘМЕ ШӘП БУЛДЫ

Иң зур кышкы чара - "Россия чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышы безнең районда узган ял көннәрендә булды. Ул ел саен 1982 елдан башлап уздырыла. Ярышларда профессиональ чаңгычылар белән беррәттән яңа гына чаңгыга басучылар да катнаша. Район стадионына иртәнге сәгать 9 да ук чаңгыда йөрергә яратучылар җыйналды. Шуны да әйтик, соңгы...

Иң зур кышкы чара - "Россия чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышы безнең районда узган ял көннәрендә булды.
Ул ел саен 1982 елдан башлап уздырыла. Ярышларда профессиональ чаңгычылар белән беррәттән яңа гына чаңгыга басучылар да катнаша.
Район стадионына иртәнге сәгать 9 да ук чаңгыда йөрергә яратучылар җыйналды. Шуны да әйтик, соңгы елларда ял көннәрендә күп биектаулылар урманга ашкына. Бер яктан, чаңгы спорты җылы эш кәнәфиләренә ияләнгән безнең тәннәргә бер урында торырга ирек бирми, икенче яктан, әйләнә-тирәнең матурлыгына карап туя алмыйсың. Кар калфаклары кигән биек наратлар, чыршылар, каеннар, кояш нурларын чагылдырып, гадәти булмаган, әкияти күренеш тудыралар, син үзеңне тылсымлы әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең.
"Россия чаңгы юллары"нда профессионаллар да, мәктәп укучылары да, шушы кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша. Һәр катнашучыга, яшенә карап, тиешле дистанция тәкъдим ителде - иң кечкенәләр өчен 500 метр, өлкәннәр өчен 1,5 километрга кадәр.
Һәр минут саен стадионга яңа чаңгычылар килә торды. Районның 38 оешма һәм учреждениесе, 29 авыл җирлеге, районның барлык мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары, пенсионерлар киң колачлы спорт чарасыннан читтә калмады. Теркәү узгач һәм нинди этапта старт алырга икәнен ачыклагач, чаңгычылар, ярышка кадәр аралашырга өлгерер өчен танышлары янына ашыктылар. Быел "Россия чаңгы юлларын"нда 1000 нән артык биектаулы катнашты.
Иң күпсанлы коллективлар гомуми урта белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләреннән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, район больницасыннан һәм башка оешмалардан иде. Чаңгы ярышы ачылышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов чыгыш ясап, бу көнне сәламәт яшәү рәвешен алгы планга куеп, ярышка чыкканнарның барысын котлады һәм уңышлы финиш теләде.
Балаларга карап, аларның нинди түземсезлек белән "2013 елгы Россия чаңгы юллары"н көтүләре сизелде. Беренче итеп стартка укучыларны чакырдылар. Калган ярышта катнашучылар дулкынлануларын көчкә тыеп, стартны күзәттеләр. Балалар балалар инде, күпләре судья команда биргәнче үк дистанциягә китәргә маташты. Яшь чаңгычыларның беренче сафларда финишка килергә омтылып, бер-берсен уза-уза нинди азарт белән ярышуларын күрергә кирәк иде. "Россия чаңгы юллары"нда катнашучылар этапларга бер-бер артлы китте. Трассаны белгән кешеләрнең оту мөмкинлеге күбрәк иде. Шуны да әйтик, узган еллардан аермалы буларак, быел бүләкләү процедурасы ярышка ямь кертте.
1 дән алып 4 нче урыннарны яулаган җиңүчеләр фиништан соң ук мактау пьедесталына чакырылып, Мактау грамоталары, фирма башлыгы һәм "Биектау" дип язылган шарф алдылар.
Ярышка Чыпчыктан килгән иң яшь катнашучы Азалия Фазлыева махсус приз белән бүләкләнде. Кызга нибары 4 кенә яшь, ә ул инде чаңгыда ышанычлы йөри. "Россия чаңгы юллары"на кызчык әтисе һәм әнисе белән килгән. Кызына үрнәк - әнисе Гөлфия Фазлыева. Ул "Өмет" Үзәгеннән коллегалары белән бергә стартка чыкты.
VIP-узыш массакүләм төс алды, анда район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
- Мондый ярышларда катнашу бик яхшы булды, - диде Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина. - Ял көннәрендә еш кына чаңгылар киеп урманга чыгам. Сезгә дә чаңгы прогулкаларына ешрак чыгарга киңәш итәм.
Җелекләргә үтә торган ачы февраль җиле үз эшен эшләде, "Россия чаңгы юллары"нда катнашучылар туңа башлады. Шул вакыт ретранслятордан кайнар чәй эчеп җылынырга мөмкин булуын хәбәр иттеләр, һәм барысы да шунда ашыкты. Тәмле кайнар чәй тәннәрне генә җылытып калмады, үз стартларын көтүче чаңгычыларның күңелләрен дә күтәреп җибәрде.
Соңгылар булып стартка иң өлкән чаңгычылар чыкты. Үзләренең спортка карата мөнәсәбәтләре белән алар чираттагы тапкыр пенсия яшендә тормышның төгәлләнмәвен, шушы вакытта да яраткан эшең белән шөгыльләнеп булуын дәлилләделәр. "Россия чаңгы юллары-2013" тә катнашучылар күп айларга җитәрлек күңел көрлеге һәм яшәү рухы алды, чөнки "Россия чаңгы юллары"на басканнарның барысы да чемпион бит, һәм монда финишка ничәнче булып килү мөһим түгел.

Рәсемдә: "Россия чаңгы юллары-2013" Биектау районында.
А. Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев