Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

РАЙОНГА РЕСПУБЛИКА ПРЕЗИДЕНТЫ КИЛДЕ

Бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш башланганчы ул район территориясендә эшләүче промышленность предприятиеләре продукциясе һәм Биектауның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре күргәзмәләрендә булды. "2012 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга үсеш перспективалары турында"гы доклад белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин...

Бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш башланганчы ул район территориясендә эшләүче промышленность предприятиеләре продукциясе һәм Биектауның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре күргәзмәләрендә булды.
"2012 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга үсеш перспективалары турында"гы доклад белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Аннары сүз район Советы депутатларына - Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗановага һәм "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захаровага бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың һәм шул исәптән Биектау районының 2012 елгы эшчәнлеген уңай дип тасвирлады. Ул икътисадта әйдәп баручыларның нефть-газ комплексы предприятиеләре булуын, "Алабуга" үзенчәлекле икътисади зонасының киңәюен, IT-паркларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Биектау районына килгәндә исә ул башка шәһәр яны районнарына караганда географик яктан игътибарны җәлеп итәрлек, һәм биредә яңа проектларны тормышка ашырырга кирәк. Президент хезмәтләре белән башкалардан аерылып торган биектаулыларга республика бүләкләрен тапшырды.
Рәсемнәрдә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булганда
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев