Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Һәр газета укучысына ошарга тырыша

Узган атнада район үзәгендә һәм барлык почта бүлекчәләрендә традицион Әбүнәче көне булды. Ул Бөтенроссия Әбүнәче ункөнлеге кысаларында узды. Бу акция районда яшәүчеләр, аеруча пенсионерлар арасында популярлык казанган, чөнки бу яраткан газета-журналларга язылуда экономия ясарга мөмкинлек бирә. Республика басмалары һәм район газетасы язылучылар өчен призлар әзерләде. Элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләре биек-таулыларга каталогтагы...

Узган атнада район үзәгендә һәм барлык почта бүлекчәләрендә традицион Әбүнәче көне булды. Ул Бөтенроссия Әбүнәче ункөнлеге кысаларында узды.
Бу акция районда яшәүчеләр, аеруча пенсионерлар арасында популярлык казанган, чөнки бу яраткан газета-журналларга язылуда экономия ясарга мөмкинлек бирә. Республика басмалары һәм район газетасы язылучылар өчен призлар әзерләде. Элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләре биек-таулыларга каталогтагы күпсанлы басмалардан кирәклеләрен сайларга ярдәм иттеләр, клиентларга язылу вариантлары турында консультацияләр бирделәр, яңа газета-журналлар белән таныштырдылар.
Кызганычка каршы, гомуми компьютерлаштыру тормышка үз таләпләрен кертә. Өлкән буын кулга тотып укырлык, типография буявы исен тоярлык газета-журналларга өстенлек бирсә, яшьләр мәгълүматны электрон мәгълүмат чаралары аша алуны хуп күрә.
Шуны истән чыгармаска иде: бары үзебезнең район газетасы битләрендә генә шәхсән үзең белгән кешеләр турында материалларны укырга мөмкин. Чөнки анда басылган материалларның барысы да диярлек турыдан-туры район тормышы белән бәйләнгән. Анда ТКХ өлкәсендә тарифлар үзгәрү, капиталь ремонт, социаль ипотека программалары буенча яңа йортларны файдалануга кертү һәм башкалар яктыртыла. Редакциягә килгән барлык кызыклы хатлар даими басылып чыга. Шуңа өстәп, атнага бер тапкыр "Татар-информ" республика агентлыгының дөньядагы, илдәге, республикадагы вакыйгалар турында иң тулы мәгълүмат белән "Атна вакыйгалары" кушымтасы чыга.
Әлегә газетага язылмаганнар яхшылап уйлап карагыз әле: бәлки, 264,36 сумга 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу начар булмас, сез барлык район хәллә-реннән хәбәрдар булачаксыз. Һәрвакыт район газетасына язылучылар арасында калыгыз!
Әбүнәче көне массакүләм-мәгълүмат чараларын сөючеләр өчен үзенчәлекле бәйрәм булды. Популяр булган татар басмаларын хупларга "Болгар" радиосы хезмәткәрләре дә килде, алар биектаулылар өчен күңелле музыкаль программа әзерләгән иде.
Әбүнәче көнендә районның барлык почта бүлекчәләрендә йөзләгән матбугат басмасына, шул исәптән «Биектау хәбәрләре» газетасына да язылдылар.

Рәсемдә: Биектау үзәк почтабүлегендә Әбүнәче көне.
А.Тимонин фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев