Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ОСТАЛЫК ҺӘМ ТИЗЛЕК

Кышкы треклы узышлар - сокландыргыч, азартлы тамаша. Узган ял көннәрендә, көн суык һәм җилле булуга карамастан, "Усад" спорт комплексында тамашачыларга кытлык булмады. Россия Кубогының I нче этабы һәм "Милли" зачет төркемендә Татарстан Республикасы Чемпионатының I нче этабы ярышларында тәҗрибәле пилотлар да, төрле спорт клубларыннан дебютантлар да катнашты. Ярышларны оештыручылар һәм...

Кышкы треклы узышлар - сокландыргыч, азартлы тамаша.
Узган ял көннәрендә, көн суык һәм җилле булуга карамастан, "Усад" спорт комплексында тамашачыларга кытлык булмады. Россия Кубогының I нче этабы һәм "Милли" зачет төркемендә Татарстан Республикасы Чемпионатының I нче этабы ярышларында тәҗрибәле пилотлар да, төрле спорт клубларыннан дебютантлар да катнашты.
Ярышларны оештыручылар һәм спортчылар әйтеп киткәнчә, Усад трассасы бик яхшы әзерләнгән. Пилот Булат Гайнетдинов ассызыклаганча, ул дөнья трекларыннан бер дә калышмый. Бозда ярышу катлаулы, ди "АВТОВАЗ" командасы механигы, чөнки машиналарны аеруча җентекләп әзерләргә кирәк. 26 һәм 27 гыйнварда бөтен пилотларга да узыш трассасының боз катлавында уңыш елмаймады. Кар көртләренә килеп бәрелүләрдән оста пилотлар да, яшьләре дә котылып кала алмады, ике машинаның бәрелешү очраклары да булды. Ярыш автоспорт сөючеләргә нәкъ менә кискен мизгелләре белән кызыклы.
Беренче көнне "Лада" автомашиналарында узыштылар. Анда егерме биш пилот катнашты. Бөтен көченә беренче булырга омтылган Тимур Тимерҗанов бераз уңышсызлыкка очрады, бу көнне ул җиңүчеләр пьедесталына күтәрелә алмады. "Милли" зачет группасында Россиянең танылган узышчысы Дмитрий Брагин җиңде, икенче урынны Владимир Шошенин (АВТОВАЗ ПРОО) алды, өченче урында - Михаил Митяев (Лада МСП-Мотоспорт).
Якшәмбе көнне "А-1600" группасында республика Кубогының 1 нче этабында җиңү өчен Татарстан узышчылары көч сынашты. Бу ярышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы тамашачыларның кызыксынуын күпкә арттырды.
Усадтагы кышкы узыш юлын Татарстан Республикасы автомототранспорт Федерациясе судьяларының республика коллегиясе рәисе - ярышларны оештыру комитеты рәисе урынбасары Аркадий Дадаевтан башка күз алдына да китереп булмый. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Аркадий Николаевич республика һәм территориясендә ел саен ярышлар югары дәрәҗәдә уза торган Биектау районы җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, бозлы кышкы юлның сыйфаты бик әйбәт булуын билгеләп үтте.
"А-1600" группасындагы узышта җиңүчеләрне пьедесталга көн азагында гына чакырдылар. Беренче урынны Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов яулады. Икенче урында Рәсүл Миңнеханов. Алар икесе дә "Намус" спорт-техник клубыннан. Өченче урында - Олег Жаворонков (КАМА-EVRO). Җиңүчеләрнең дә, башка катнашучыларның да ял итәргә вакыты юк. Алда аларны узышчыларның үз-ләренең дә ныклап әзерләнүләрен, машиналарын да яхшылап карауларын таләп иткән яңа стартлар көтә.
Рәсемдә: Усадта кышкы бозлы юлда машиналар узышы.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X