ӘНИЛӘРНЕҢ ТӨП ӨМЕТЕ – БАЛАЛАР, БАЛАЛАРНЫҢ ТӨП ТЕРӘГЕ – ӘНИЛӘР
25 ноябрьдә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Россия хатын-кызлары мондый бәйрәмгә лаекмы-түгелме, дип, әлбәттә, берәү дә бәхәскә кермәячәк. Хәтта хәзерге, бөтен кеше дәрәҗәле һәм югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр аша үз шәхесләрен расларга омтылган ашкынулы заманда да хатын-кызның төп бурычы - ана булу. Һәркайсының да баласын чын кеше итеп...
25 ноябрьдә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.
Россия хатын-кызлары мондый бәйрәмгә лаекмы-түгелме, дип, әлбәттә, берәү дә бәхәскә кермәячәк. Хәтта хәзерге, бөтен кеше дәрәҗәле һәм югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр аша үз шәхесләрен расларга омтылган ашкынулы заманда да хатын-кызның төп бурычы - ана булу. Һәркайсының да баласын чын кеше итеп үстерәсе килә. Ананың бәхете дә, тормышта төп терәге дә - балаларында. Балалар да һәрвакыт әниләрнең яклавына, җылы сүзенә мохтаҗ. Ана белән бала элемтәсе мәңгелек. Ул гел шулай булсын!
Рәсемдә: Биектау районының киләчәген үстерүче яшь әниләр.
А.Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев