Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

МҮЛМӘЛЕЛӘР ЯЗГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре атна саен районның кайсы да булса бер хуҗалыгында булып, андагы эшләрнең ничек баруы белән танышалар. Быел семинарлар "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә һәм "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә булды. Узган шимбәдә Мүлмәдә агымдагы һәм киләчәктә хәл ителергә тиешле бурычлар уртага салып тикшерелде. Семинарда Биектау муниципаль районы башкарма...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре атна саен районның кайсы да булса бер хуҗалыгында булып, андагы эшләрнең ничек баруы белән танышалар.
Быел семинарлар "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә һәм "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә булды. Узган шимбәдә Мүлмәдә агымдагы һәм киләчәктә хәл ителергә тиешле бурычлар уртага салып тикшерелде. Семинарда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин катнашты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов беренче чиратта игътибарны минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплауга бирергә кирәклеге турында сөйләде. Хуҗалыклар алдына куелган бурыч - гектарга ким дигәндә 50 килограмм ашлама кертү.
"Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтенең машина-трактор паркында семинарда катнашучылар язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Аббазов техника ремонтлауның план буенча баруын хәбәр итте. Хәзерге вакытта тракторлар торгызыла һәм аларга техник хезмәт күрсәтелә, культиваторларны ремонтлау тәмамланып килә, чиратта - чәчкечләр, дисклы тырмалар. Район хуҗалыкларыннан "Зарница" һәм "Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә техника ремонтлауның барышы борчылу тудыра.
Хуҗалыкның орлык складында "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов сорт яңарту мәсьәләләренә тукталды. Районда уҗымнарның ярыйсы хәлдә булуы билгеләп үтелде.
Хуҗалык җитәкчеләре терлекчелек комплексында булдылар. "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә 600 сыер асрала. Мүлмәлеләр Беларусьтан таналар кайтартканнар, хәзер аларны савуга кую вакыты җиткән. Бүген хуҗалыкта һәр сыердан уртача савым 16,8 килограмм тәшкил итә. Комплекста йөргәндә терлекләрне ашату һәм карау мәсьәләләренә дә игътибар ителде.
Чираттагы авыл хуҗалыгы семинары Чыршыда "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтендә уздырылачак.
Рәсемдә: "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә семинарда катнашучылар производство участокларында.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев