Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Изгелек кылырга иренмәгез

Халыкара инвалидлар көне һәм ункөнлеге алдыннан үзәк Биектау мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны булды. Залга предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шушындый изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләгән район үзәге кешеләре җыелды. Очрашуга матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ ун инвалид бала чакырылган иде. Ә район буенча инвалид балалар саны 216....

Халыкара инвалидлар көне һәм ункөнлеге алдыннан үзәк Биектау мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны булды.

Залга предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шушындый изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләгән район үзәге кешеләре җыелды. Очрашуга матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ ун инвалид бала чакырылган иде. Ә район буенча инвалид балалар саны 216.
Җыелучыларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте.
- Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның гаиләләре даими ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ. Без "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафонын икенче ел уздырабыз, шундый ук марафон Дөбъязда да узачак. Әмма бер тапкыр уздырылган чара белән генә инвалидлар проблемасын хәл итеп булмый, шуңа күрә без, көч-куәтебез булган сәламәт кешеләр, алар турында һәрвакытта да истә тотарга һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиеш. Залда утыручыларның барысын да бүгенге марафонда актив катнашырга чакырам, - диде Рөстәм Галиулла улы.
Бу ихлас күңелдән уздырыла торган үтә дә мәрхә-мәтле һәм игелекле очрашу, тик шул ук вакытта ул миндә авыр тәэсир-тойгылар уятты. Мин генә түгел, башкалар да шундый ук хисләр кичергәндер, дип уйлыйм. Залда утырганда гомерләрен авыру балаларына багышлаган гаиләләргә, аеруча әниләргә карата күңел түреннән тирән хөрмәт хисләре ургылып чыга. Алар көн саен, сәгать саен зур батырлык эшлиләр һәм хөрмәткә, олылауга лаеклылар. Балаларының һәр хәрәкәтенә, чыгарган һәр авазына, елмаюына куаналар. Мондый әниләрнең сабырлыгы, эшчәнлеге һәм бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте бары тик соклану хисләре генә уята.
Марафон алдыннан төшереп алынган видеороликлардан тамашачылар гаилә тормышының бары берничә минутын гына күзәтә алды. Әни-ләр исә үзләрендә балалары һәм гаиләне борчыган проблемалар турында сөй-ләрлек көч таптылар. Авыру баланы тәрбияләү физик һәм рухи көч кенә түгел, ә бәлки зур матди чыгымнар да таләп итә. Шуңа күрә алар район кешеләренең изге күңел белән күрсәткән ярдәмнәрен рәхмәт хисләре белән кабул итәләр, әмма бу ярдәмнең кирәкле сумманың аз гына өлешен тәшкил итүен залда утыручы һәркем аңлыйдыр.
Бу көнне мәдәният йортына ун авыру баланы алып килделәр, күпчелегенең карточкасына ДЦП - балалар церебраль параличы дигән диагноз язылган.
Алан Бәксәр авылыннан Татьяна белән Гарифулла Сибгатуллиннар игезәк кызлар Эвелина белән Аделинаны тәрбиялиләр. Кызлар мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмыйлар, кеше ярдәменнән башка ашый белмиләр, күзләре дә начар күрә. Аларны бер генә минутка да караучысыз калдырып булмый. Коркачык станциясеннән Миләүшә белән Айрат Мусиннар уллары Марсельне зур кайгыртучанлык белән тәрбиялиләр. Чыпчыктан Валентина Арманова ике инвалид: улы Евгений һәм әтисе - икенче группа инвалид Александр Макаровны тәрбияли.
Биектау авылыннан Алина Исайкинага 10 яшь, ул тумыштан инвалид. Әнисе Ирина Анатольевна һәм әбисе кызның хәлен җиңеләйтү өчен булдыра алганның барысын да эшлиләр. Быел язда Алинага баш миендәге шешне алу буенча катлаулы операция ясаганнар. Ирина ванна бүлмәсе өчен күтәргеч алып бирүдә ярдәм итүләрен сорады, чөнки коендырган вакытта әни белән әбигә кызны күтәреп йөртүе бик авыр. Узган ел 2 нче Биектау урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, укучылары һәм әти-әниләр Алинага коляска алырга акча җыю өчен хәйрия акциясе уздырдылар. Мондый гамәл хөрмәткә лаек һәм мәктәпләргә генә түгел, башка коллективларга да үрнәк булып тора.
Улы Данис турында Гөлнара Гатауллинага берүзе кайгыртырга туры килә. Алар Бөреле поселогында яшиләр. Данис өч авыр операция кичергән, җиде яшьлек малай башын да тотмый, кеше ярдәменнән башка хәтта утырып та тора алмый.
- Безгә елына ике тапкыр Мәскәүдә дәвалану курсы узарга кирәк, әмма, кызганычка каршы, акча җитмәү сәбәпле, бер тапкыр гына бара алабыз, - ди Гөлнара Рөстәм кызы.
Чыпчык авылыннан Лидия Рысаева улы Сашаның ике айга кадәр сәламәт булуы, эчәк инфекциясе белән авырганнан соң җитди өзлегүләр башлануы турында сөйләде. Саша йөрми, үрмәли генә, сөйләшми дә, авазлар гына чыгара.
Биектау авылыннан Елена һәм Михаил Спиридоновлар кызлары Марияне кадерләп үстерәләр.
Ямаширмә авылыннан Илсөя белән Илфат Зариповларның уллары Илнар җиде айлык булып туа, хәзер аңа 27 яшь. Ленар йөри алмый, ул үрмәли, тезләнеп сикерә генә. Ленар ноутбук турында хыяллана.
Өбрә авылыннан Лилия Стахнюк улы Данисны берүзе тәрбияли, ни кызганыч, ире язмышның җитди сынавына түзмәгән. Оныгын үстерергә хәленнән килгәнчә әбисе булыша. Лилия транспорт булмау аркасында авырлыклар кичерүе турында сөйләде. Ул инвалид балалы гаиләләр өчен процентсыз социаль кредитлар юк микән, дип кызыксынды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм аларның әти-әниләренең, өйләреннән чыгып, кая да булса баруы - зур вакыйга. Мәдәният йорты, "Балкыш" иҗат йорты, музыка мәктәбе хезмәткәрләре, очрашуны алып баручылар Гүзәл Абдулаҗанова һәм Йолдыз Шакирова аны өйдәгечә җылы һәм күңелгә ятышлы итәргә тырыштылар. Алинә Фәйзрахманова, Азалия Баһавиева, Лилия Борһанова, Люзия Хәйруллина, "Мирас" ансамбле, музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары һәм башка артистларның чыгышы тамашачыларга бик ошады.
Җыелган акчаларны исәпләү һәм бүлү комиссиясе 210345сум акча җыелуын хәбәр итте, һәр гаиләгә 21345 әр сум акча тапшырылды.
Марафонны төгәлләп, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җыелучыларга тагын бер тапкыр: "Бүгенге марафон - зур эшнең башы гына. Изгелек кылырга онытмагыз!" - дип мөрәҗәгать итте.
Рәсемнәрдә: "Йөрәктән йөрәккә" марафонында.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев