Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ИҖАДИ КАРАШ ӘКИЯТ БУЛДЫРА

Котлаулар, чәчәкләр һәм бюджет учреждениеләре арасында авылларны төзекләндерү буенча ел да уздырыла торган смотр-конкурста җиңгән өчен 30 мең сумлык сертификат - Биектау авылында федераль программа буенча төзелгән яңа "Бәләкәч" балалар бакчасы территориясен яшелләндерүдә тәрбиячеләрнең җентекле тырыш хезмәте нәтиҗәсе. ... Җәйге көннәрнең берсендә очраклы рәвештә генә рәсемдәге шикелле шушындый матур урынга...

Котлаулар, чәчәкләр һәм бюджет учреждениеләре арасында авылларны төзекләндерү буенча ел да уздырыла торган смотр-конкурста җиңгән өчен 30 мең сумлык сертификат - Биектау авылында федераль программа буенча төзелгән яңа "Бәләкәч" балалар бакчасы территориясен яшелләндерүдә тәрбиячеләрнең җентекле тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
... Җәйге көннәрнең берсендә очраклы рәвештә генә рәсемдәге шикелле шушындый матур урынга килеп чыккач, моннан бер еллап вакыт элек кенә бинаны әйләндереп алган зур территориядә бушлык һәм моңсулык хөкем сөрүен искә төшердем. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре беренче көннән үк гадәти балалар бакчасын нәниләр бирегә килергә ашкынып торырлык оҗмах почмагына әверелдерү эшенә керештеләр. Кышын биредә кардан-боздан катырып ясалган әкият геройлары күңелне күтәреп торсалар, җылы көннәр башлану белән тәрбиячеләр, җиң сызганып, мөдирләре Эльвира Фәрид кызы Хәйретдинова белән бергә күпсанлы идеяләрен тормышка ашыра башладылар.
Җәй көне балалар күп вакытларын урамда уздыралар, шуңа күрә гап-гади урыннарда күз явын алырлык чәчәкләр үсеп чыксын өчен түтәлләр ясауны озакка сузарга ярамый. Балалар бакчасы хезмәткәрләренең үтенечен әти-әниләр дә хуплап каршы алалар һәм бакча үсентеләре, чәчәк үрентеләре алып килә башлыйлар. Тиздән, тирә-якны ямьләндереп, төрле-төрле чәчәкләрдән бердәм композиция барлыкка килә.
Дару үләннәре һәм урман почмаклары балаларны табигать белән аралашырга өйрәтергә, урманда үсә торган үсемлекләр, агачлар белән таныштырырга ярдәм итә. Урман почмагын да балалар бакчасы хезмәткәрләре, юкәләр янына наратлар һәм миләшләр утыртып, үзләре ясаганнар. Өлкән һәм уртанчылар төркеменә йөрү-челәр тәрбияче апалары утырткан укроп, петрушка һәм башка тәмләткечләр үсә торган кечкенә бакчада бик теләп кайнашалар. Алар үләннәр-нең ничек тиз үсүен күзә-тәләр, түтәлләрдә эшлиләр.
Мөгаен, иң катлаулысы газон ясау һәм анда үсемлекләр үстерү булгандыр. Орлыкны кулдан чәчәләр, тырмалар белән туфракны тигезлиләр, су сибәләр, үләннәрне тигезләп кисеп торалар. Һәм газон бик шәп килеп чыга, "Бәләкәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыклары белән горурлана алалар.
Һәр тәрбияче дә үз участогын әкияттәге кебек матур итәргә тырыша. Әти-әниләр һәм балалар да булыша, әлбәттә. Нәтиҗәсе күз алдында - участоклар, әллә каян игътибарны җәлеп итеп, аллы-гөлле чәчәкләре белән тирә-юньне ямьләндереп торалар. Балалар бакчасында эшләүчеләрнең иҗади фикерләү сәләте һәм фантазияләре бай булу нәтиҗәсендә булачак ял почмагына куясы сыннар да әзер инде.
"Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Эльвира Хәйретдинова билгеләп үткәнчә, участокны тәртипкә китерү, матурлау өчен кыйммәтле материаллардан гына файдаланырга димәгән. Балаларның тормышын кызыклырак итү теләге, эшкә иҗади мөнәсәбәт һәм, әлбәттә, кул астындагы әйберләрне куллана белү - балалар бакчасы каршындагы мәйданчыкта кечкенә "әкият" булдыру өчен менә шулар җитә.
Рәсемнәр: "Бәләкәч" балалар бакчасы янындагы чәчәк түтәлләре.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев