Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Эш беткәч, Сабантуйда бәйрәм итәрләр

"Битаман" авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Раил Хәйруллин Дөбъяз зонасында 2013 елгы чәчү алдынгысы вымпелы һәм акчалата премия алган икенче кеше булды. Раил, яшь механизатор булса да, аңа җавапы эшләрне ышанып тапшыралар. Менә быел да ул язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Раил "СЗ-5,4" агрегатлы "МТЗ-82" тракторына идарә итә. Ул...

"Битаман" авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Раил Хәйруллин Дөбъяз зонасында 2013 елгы чәчү алдынгысы вымпелы һәм акчалата премия алган икенче кеше булды.

Раил, яшь механизатор булса да, аңа җавапы эшләрне ышанып тапшыралар. Менә быел да ул язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Раил "СЗ-5,4" агрегатлы "МТЗ-82" тракторына идарә итә. Ул күпь-еллык үләннәрне тукландыруда һәм тырмалауда заданиене 160 процентка үтәде һәм чәчүнең чираттагы этабында лидер дип танылды. Яшь механизаторга вымпел һәм акчалата премияне хуҗалык җитәкчесе Шәүкәт Вахитов һәм белгечләр катнашында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Намуслы хезмәтенә игътибар итүләре һәм бәяләүләренә шатлануы Раилнең йөзенә чыккан иде. Мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, җитештерүчәнлекне тагын да арттыру өчен зур этәргеч булып тора. Ул вымпелны җайлап кына тракторына беркетеп тә куйды.

- 1 нче майда бөртеклеләрне чәчүгә керештек, - диде хуҗалыкның баш агрономы Гомәр Фәйзрахманов, гомумән алганда хуҗалыкта кыр эшләре ничек бара дигән сорауга каршы. - Бу эшне коллективның тәҗрибәле механизаторы Рамазан Җамалиев башлады. Пенсиядә булса да, яшьләрдән бер дә калышмый эшли. Айрат Ибраһимов та чәчүгә чыкты. Бүген-иртәгә аларга Раил Хәйруллин да килеп кушылачак. Безгә 450 гектар бөртеклеләр һәм 350 гектар берьеллык азык культуралары чәчәргә кирәк, - диде ул.

«Битаман»да техниканы әй-бәтләп әзерләгәннәр, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материалларын сатып алу турында алдан кайгыртканнар. Чәчү комплексы көйле эшли. 860 гектарда уҗымнарны һәм 860 гектарда күпьеллык үлән-нәрне тукландыруны һәм тырмалауны билгеләнгән срокларда Беренче майга кадәр тәмамлаганнар.

- Уҗымнарны тамырдан тукландыру өчен минераль ашламаларны гектарына 51 килограмм, күпьеллык үләннәргә 40 килограмм тәэсир итүче матдә исә-беннән керттек. Уртача алганда һәр гектар 50 килограмм ашлама алачак, - ди баш агроном.

Авыл хезмәтчәннәре язгы көннең елны туйдыруын яхшы аңлыйлар, шуңа күрә май бәйрәмнәре алар өчен басудагы эшнең иң кызган чоры булып тора, ә сабан бәйрәме - алда. Бүген барлык эшләрне тырышып, көч һәм вакытларын кызганмыйча тиешле срокларында яхшы сыйфат белән башкарып чыксалар, көз аларны мул уңышы белән сөендерер. Бу Битаман игенчеләренең канына сеңгән канун, шуңа күрә алар намус белән эшлиләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев