Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ДҮРТ ТАПКЫР ЧЕМПИОН БУЛДЫ

"Суыксу" ширкәтендә урып-җыю оешкан төстә бара. Биредә бөртеклеләрне суктыруда дүрт комбайн эшли, уруда - бер. Механизаторлар техниканы яхшы әзерләгәннәр, шуңа күрә урак барышында тоткарланулар һәм ватылып торулар юк. Игеннәр 90 процент мәйданнан урып-җыелган. Тагын бер хәлиткеч ыргылыш ясасалар, уңышны тулысынча саклауга салачаклар. Уруда беренче көннәрдән үк тизләтелгән темплар белән Расил...

"Суыксу" ширкәтендә урып-җыю оешкан төстә бара. Биредә бөртеклеләрне суктыруда дүрт комбайн эшли, уруда - бер. Механизаторлар техниканы яхшы әзерләгәннәр, шуңа күрә урак барышында тоткарланулар һәм ватылып торулар юк. Игеннәр 90 процент мәйданнан урып-җыелган. Тагын бер хәлиткеч ыргылыш ясасалар, уңышны тулысынча саклауга салачаклар.
Уруда беренче көннәрдән үк тизләтелгән темплар белән Расил Шәйхетдинов эшли. Ул "ЖВЗ-7" ургычы тагылган "МТЗ-1221" тракторына идарә итә. Уруда югары җитештерү күр-сәткеченә ирешкән өчен аның янына дүрт тапкыр район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре килде, бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм премиягә сертификат тапшырдылар. Урак башыннан ул 639 гектарда игеннәрне теземнәргә салган. Хәзерге вакытта берьеллык культураларны ура.
Рәсемдә: "Суыксу" ширкәте комбайнчысы Расил Шәйхетдинов.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев