Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Биектау күрсәткечләрен үстерә ала

    14 мартта Биектау районына Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Иң беренче эш итеп ул Шушарга - «Абдрахманов» крестьян-фермер хуҗалыгын карарга барды. Биредә 500 баш кәҗәгә, шул исәптән сөт бирә торганнарына исәпләнгән заманча ферма төзеп куелган. Моннан соң министр "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә юл тотты, анда...

    14 мартта Биектау районына Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

    Иң беренче эш итеп ул Шушарга - «Абдрахманов» крестьян-фермер хуҗалыгын карарга барды. Биредә 500 баш кәҗәгә, шул исәптән сөт бирә торганнарына исәпләнгән заманча ферма төзеп куелган. Моннан соң министр "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә юл тотты, анда техниканың язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен карады, хуҗалыкның сөтчелек фермасына килеп, терлекчелектәге эшләрнең торышы белән кызыксынды. "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Яңавыл бүлегендә таналарны асрау шартлары белән танышса, шушы ук хуҗалыкның Олы Кавал авылында бозауларны салкын алым белән асрау үзенчәлекләре, терлекчелек комплексы эшен карады.

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар катнашында уздырылган киңәшмәдә Марат Әхмәтов Биектау районының үз «плюслары» һәм «минуслары» булуын ассызыклап әйтте. Бүген Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов биектаулылар алдына авыл хуҗалыгы өлкәсендә районга ул җитәкчелек иткән вакыттагы нәтиҗәләргә ирешү бурычын куя. Җирдән нәтиҗәле файдалану, гаилә фермалары төзү буенча зур тырышлык куярга кирәк. Биектауда авыл бизнесын үстерү мөһим, моның өчен биредә мөмкинлекләр бар, диде министр.

    Район хуҗалыкларына һәм объектларына министр Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән бергә барды.

    Татарстанда эшли башлаган гаилә фермаларын үстерү проекты үзенең җимешләрен бирә. Моны чәршәмбе көнне районыбызның Шушар авылына килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Марат Әхмәтов үз күзләре белән күрде, анда кәҗә фермаларын төзү тулы куәтенә бара. Ташландык Шушар товарлыклы сөт фермасын сатып алып, ике туган Айдар Мадьяров һәм Альфред Абдрахманов узган елның апрелендә эшкә тотынганнар. Чит ил тәҗрибәсен өйрәнеп, үз планнарын гамәлгә ашырырга керешкәннәр. Төзелеш эшләре белән беррәттән югары продуктлы булган маллар эзләү эше дә алып барылган. Кызганычка каршы, Россиядә нәсел кәҗәләрен үрчетү белән шөгыльләнүче бер генә хуҗалык та юк, шуңа күрә аларны чит илдән сатып алырга туры килгән. Швейцариянең Зааненталь үзәнендә чыгарылган заанен токымлы савым кәҗәләре бөтен дөньяда популяр. Фермерлар, югары сыйфатлы кәҗә сөте җитештерүдән керем алуга исәп тотып, нәкъ менә шушы токымга тукталганнар. Кәҗә фермасы хуҗаларының якындагы планнарында сөт эшкәртү буенча мини-цех төзү дә бар. Айдар Мадьяров сүзләренчә, "Коллапс-М" фирмасы белән сөт продукциясен җитештерү буенча модуль цехын монтажлауга килешү бар. Баш технолог Ренат Шәйдуллин әйткәнчә, пастеризацияләнгән кәҗә сөте шушында ук пластик шешәләргә тутырылачак. Министрны әзер продукцияне сату мәсьәләсе кызыксындырды. Инде бүген үк шушы туклыклы ризыкны сатып алырга балалар бакчаларының, санаторийларның теләк белдерүе турында ишеткәч, ул эшмәкәрләрне тулысынча хуплады һәм сату базарын киңәйтү турында уйларга киңәш итте. Киләчәктә продукцияне ваклап сату челтәренә чыгарырга да мөмкин булыр.

    "Абдрахманов" крестьян-фермер хуҗалыгында 500-700 баш кәҗәгә исәпләнгән сөт кәҗәләрен асрау фермасыннан тыш, яшь кәҗәләр өчен комплекс һәм бәтиләтү бүлеге әзерләнә. Заманча гаилә фермасының төп аермасы - малларны ашатудан алып биналарны җыештыруга кадәр барлык җитештерү системасын максималь автоматлаштыру. "Карусель" саву системасы сатып алынган, бу исә саву процессын җиңеләйтәчәк. Фермерлар азык турында да уйлаганнар. Проектның актуальлеге турында әйтеп, министр аның үзен ничек аклавы белән кызыксынды. Айдар Мадьяров сүзләренә караганда, исәпләүләр буенча комплекс 7 елда үзен тулысынча акларга тиеш.

    Кәҗә сөтенә ихтыяҗ һәм аның популярлык дәрәҗәсе югары булуга проект авторларының иманы камил. Кәҗә асрау - моңарчы шөгыльләнелмәгән һәм республиканың авыл хуҗалыгы өлкә-сендә бик тә өметле тармак, өстәвенә, ул - гаилә бизнесы кысаларына туры килә.

    Бу файдалы продукцияне җитештерә башлауны түземсезлек белән көтәчәкбез.

    Биектау күрсәткечләрен үстерә ала

    Рәсемнәрдә: Марат Әхмәтов һәм Рөстәм Кәлимуллин «Абдрахманов» крестьян-фермер хуҗалыгында.

    А. Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: