Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Беренче гектарлар җыеп алынды

Авылда хәзер иң кызу чор - игеннәрне урып-җыю башланды. Икмәк язмышы, димәк, илебезнең имин тормышы - комбайнчылар һәм уракта катнашучылар кулында. Эш темпы көннән-көн арта барачак, әмма инде иң җитезләр һәм киләчәк турында уйлаучылар бөртеклеләрне урдыра һәм суктыра башладылар. Басуларга комбайннарын беренчеләрдән булып "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә чыгардылар. Биредә урып-җыю...

Авылда хәзер иң кызу чор - игеннәрне урып-җыю башланды.
Икмәк язмышы, димәк, илебезнең имин тормышы - комбайнчылар һәм уракта катнашучылар кулында.
Эш темпы көннән-көн арта барачак, әмма инде иң җитезләр һәм киләчәк турында уйлаучылар бөртеклеләрне урдыра һәм суктыра башладылар. Басуларга комбайннарын беренчеләрдән булып "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә чыгардылар. Биредә урып-җыю мәйданы иң зурысы - 7600 гектар, бу районда игеннәр биләп торган мәйданның 20 проценты дигән сүз. 10 комбайн суктыруга әзерләнде. Техника парады вакытында "кыр кораблары"ның әзерлеге 100 баллы система буенча бәяләнде, Бөреле игенчеләре исә, иң күп балл туплап, әлеге имтиханны уңышлы тапшырдылар, район күләмендә беренче урынны алдылар.
Җиренә җиткереп әзерләнгән техника кызу чорда хуҗаларының эшендә каршылыклар тудырмый. Биредә уракка чыкканнан соңгы ике көндә 702 гектар җыеп алганнар. Тәҗрибәле механизаторлар беренче көннәрдә үк яхшы суктырышка ирешкәннәр. Сергей Зайцев "Лексион-570" комбайнында ике көндә 154 тонна ашлык суктырган. Аның ярдәмчесе булып улы эшли.
Равил Шәяхмәтов икенче урында, аның исәбендә 146 тонна. Аның да ярдәмчесе улы Дилүс. Ул осталык серләренә төшенә. Әлегә 10 нчы сыйныф укучысы гына, кем белә, бәлки ул чын игенче булып китәр. Равил Шәяхмәтов узган ел "кыр корабы" бункерыннан 25 мең тонна ашлык бушаткан иде.
Виталий Винокуров та танылган комбайнчы. Узган ел "Дон-1500" комбайнында район буенча иң югары суктырышка иреште, ул хуҗалык ындыр табагына 20680 центнер ашлык озатты. Быел аңа "Лексион" комбайнын ышанып тапшырганнар һәм ул эшкә удар темплар белән керешкән, 144 тонна - ике көн эшләп, ул шундый нәтиҗәгә ирешкән.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең күп комбайнчылары районда билгеле кешеләр, андыйлар арасында Илдар Мортазин, Сәйдәш Зарипов, Наил Науметов һәм башкалар бар. Алар быел да техникадан нәтиҗәле файдаланырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм бөртеклеләрне, югалтуларга юл куймыйча, мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга дигән уй-теләк белән яшиләр.
Рәсемнәрдә: Равил Шәяхмәтов улы Дилүс белән.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев