Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Басуларга даими тәрбия кирәк

Басуларда эш тукталып тормый. Чәчү тәмамлану белән чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә керешергә кирәк. Механизаторлар тракторларында асылмалы агрегатларны алыштыралар да, яңадан эшкә тотыналар. Чәчүдә ирешкән югары казанышлары өчен җиңүче вымпелы һәм акчалата премия тапшыру аларның хезмәт биографиясендәге якты вакыйга булып истә калыр. Кыр эшләре башланганнан бирле бүләк-ләнгән механизаторлар арасында "Бөреле" һәм "Суыксу"...

Басуларда эш тукталып тормый. Чәчү тәмамлану белән чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә керешергә кирәк.

Механизаторлар тракторларында асылмалы агрегатларны алыштыралар да, яңадан эшкә тотыналар. Чәчүдә ирешкән югары казанышлары өчен җиңүче вымпелы һәм акчалата премия тапшыру аларның хезмәт биографиясендәге якты вакыйга булып истә калыр. Кыр эшләре башланганнан бирле бүләк-ләнгән механизаторлар арасында "Бөреле" һәм "Суыксу" авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән Илдар Шәйхиев белән Зө-фәр Ибраһимов та лаеклы урын алып тора.

Ташлы Кавал механизаторы Илдар Шәйхиев - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, аның хезмәт стажы 36 ел тәшкил итә. Ул "Хорш" агрегатлы "Нью-Холланд" тракторында 60 гектарда бөртеклеләр чәчкән һәм көнлек заданиесен 195 процентка үтәгән. Кыр эшләре башланганнан бирле 951 гектар чәчкән. Илдар Әнвәр улы хәзерге вакытта туфрак дисклау белән мәшгуль.

Кондырлы авылыннан Зөфәр Ибраһимов һәрвакыт яхшы исәптә. Ул игенчеләр нәселенең дәвамчысы, әтисе Каюм абый танылган комбайнчы булган. Зөфәр унбиш елдан артык механизатор булып эшли, тимер ат штурвалы артына армиядән кайткач утырган. Ул "СЗП-3,6" агрегатлы "МТЗ-1221" тракторына идарә итә. Аның исәбендә 579 гектар чәчелгән мәйдан, ә бүләкләнүгә ул көнлек заданиесен 136 процентка үтәгән өчен лаек булды. Бу көнне Зөфәр 33 гектар чәчкән. Соңгы көннәрдә ул берьеллык үләннәр чәчү белән шөгыльләнә.

Ике механизатор да эшнең сыйфатын игътибар үзәгендә тоталар һәм икесен дә коллективта хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев