Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Барысы да уңыш хакына

"Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү техникасы тулысынча кырга чыгарга әзер. Башка хуҗалыклардагы кебек үк, Ямаширмәдә дә тракторлар һәм асылмалы техниканы ремонтлаганда механизаторлар үзләре катнаша. Ул шулай ышанычлырак, чөнки ватылулар аркасында эшнең иң кызу чорында тик торулар булмасын өчен һәркем дә агрегатларны әзерләүгә үтә дә җитди мөнәсәбәттә була. Без хуҗалыкка килгән...

"Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү техникасы тулысынча кырга чыгарга әзер.

Башка хуҗалыклардагы кебек үк, Ямаширмәдә дә тракторлар һәм асылмалы техниканы ремонтлаганда механизаторлар үзләре катнаша. Ул шулай ышанычлырак, чөнки ватылулар аркасында эшнең иң кызу чорында тик торулар булмасын өчен һәркем дә агрегатларны әзерләүгә үтә дә җитди мөнәсәбәттә була.

Без хуҗалыкка килгән көнне машина-трактор паркында ремонт эшләре белән Евгений Кудрявцев, Илдус Кәбиров шөгыльләнә иде, янәшәләрендә инженер Илшат Галләмов һәм гараж мөдире Шәүкәт Миңнуллин да бар. Евгений белән Илдус быел сабан культураларын чәчүдә эш-ләячәк.

Язгы кыр эшләрен башкаруда файдаланылачак барлык техника бүген әзерлек сызыгына куелган. 3 чәчкеч, 6 тырмалау агрегаты, 5 культиватор, 2 дисклы тырма технологик таләпләрне үтәп ремонтланган.

Хуҗалыкта быел бәрәңге 120 гектарда үстере-ләчәк. Аны утырту белән тәҗрибәле механизаторларның берсе Рафис Сәгъдиев шөгыльләнәчәк. Ул ел саен югары җи-тештерү күрсәткечләренә ирешә. Эшләрне көнлек заданиеләрне арттырып үтәп кенә түгел, ә бәлки яхшы сыйфат белән дә башкара. Хуҗалыкта аның турында: "Ышанычлы механизатор!" диләр. Быел ул яңа "Grimme GL34Т" агрегатында эшләячәк.

Районда язгы чәчү, азык әзерләү, игеннәрне урып-җыю, туңга сөрү кебек җаваплы кыр эшләрендә механизаторларны кызыксындыру гадәткә кереп китте. Рафис Сәгъдиев Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кулыннан премия алган 21 механизаторның берсе.

- Бүләкләнүчеләр арасында «МТЗ-82» тракторында үсемлекләрне тукландыруда көнлек йөкләмәне 330%ка үтәгән "Бөреле" механизаторы Гамил Гарәфиев та бар. Ул беренче булып яхшы эшләгәне өчен премия алды, - диде авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина. Ул премия алган башка механизаторларны да искә алып үтте. Менә алар: Сергей Порфильев ("Серп и молот"), Тәлгать Идрисов ("Правда"), Илфат Фәйзиев, Венер Хәкимов, Рафаил Җиһаншин ("Татарстан"), Илназ Усманов ("Суыксу"), Айдар Абдрахманов, Рифат Хәкимов ("АгроСтар"), Фәнис Габдрахманов ("Агроторгстрой"), Илгиз Сираҗиев ("Татмелиорация-Агро"), Нәҗип Сабиров ("Красная заря"), Фәрит Фәхриев, Минзыя Садыйков (АФ "Высокогорская"), Наил Габдуллин, Фидаил Хәмидуллин, Фәнис Мәрдәнов ("Бөреле"), Әхәт Хәлиуллин ("Битаман"), Дамир Абдуллин, Солтан Кәримов ("Каенлык").

Агымдагы елда чәчү алдынгыларын бүләкләүне оештыру өчен эш төркеменә комиссия рәисе, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Тәбрис Галәветдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина (комиссия секретаре), район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев, финанс-бюджет палатасы рәисе Роза Дәүличарова, "Биектау хәбәрләре" газетасының баш мөхәр-рире Маргарита Тимонина керде. Йомгак атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннә-рендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев