Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫ КУБОГЫ – БЕЗНЕКЕ!

Биектау районы көрәшчеләре командасы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт көрәше - "көрәш" турнирлары тарихында тәүге тапкыр беренче урынны алды. Быел уздырылганы унҗиденче ярыш иде. Мондый зур уңышка спортчыларның һәркайсы да үзеннән өлеш кертте. Барлык үлчәү категорияләрендәге югары урыннар безнең команданы алга чыгарды. Очколарның гомуми саны -...

Биектау районы көрәшчеләре командасы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт көрәше - "көрәш" турнирлары тарихында тәүге тапкыр беренче урынны алды. Быел уздырылганы унҗиденче ярыш иде.
Мондый зур уңышка спортчыларның һәркайсы да үзеннән өлеш кертте. Барлык үлчәү категорияләрендәге югары урыннар безнең команданы алга чыгарды. Очколарның гомуми саны - 36. Бу төрдә гадәттә иң көчлеләр - Әлмәт, Балтач, Арча, Мамадыш, Теләче районнары артта калды.
Ильинодан авыр үлчәүле спортчы Илдар Аббасов оттырышсыз көрәше белән сөендерде. Көрәшчеләр, район Сабантуенда җиңүче Радик Фәйзуллин, Рафис Миңнебаев, Данис Сәлахетдинов, Рамис Хәйруллин бик әйбәт чыгыш ясадылар. Районның ике командасы составында шулай ук Ленар Шәяхмәтов, Марат Хуҗиев, Айнур Гыйниятуллин, Линар Минҗанов, Айнур Шәйдуллин, Фәнис Сөнгатуллин, Сиринат Шаһиев, Илнар Шәяхмәтов, Руслан Шәйдуллин да көрәште. Спортчыларны котлаганда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бу уртак җиңү, спорт белән дус яшәргә тиешле мәктәп балалары өчен үрнәк, диде.
Шимбә, 27 октябрьдә, чемпионнарны район чигендә каршы алдылар. Милли киемнәр кигән кызлар аларга чәчәкләр тапшырдылар. "Бердәм Россия"нең яшь активистлары һәм укучылар көрәшчеләрне флаглар һәм транспарантлар белән каршыладылар. Баянчылар, дәртле көйләр уйнап, бәйрәм рухы тудырдылар. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Кубогы белән бергә спортчылар акчалата приз да алачаклар.
Көрәшчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Сезгә яңа уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке күңел телибез!
Рәсемнәр: Илдар Аббасов.
А.Тимонин фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев