Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

АЛДЫНГЫЛАР БҮЛӘК ҺӘМ ПРЕМИЯ АЛА

Авылда бүген уңышны урып-җыюдан да мөһимрәк эш юк. Быел басуларда эшләү өчен шартларны уңай дип әйтеп булмый, шулай да яхшы оешканлык эшләрне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә. Биектау районында 33100 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 60 проценка якыны суктырылган. Урак көннән-көн кыза бара, комбайнчылар берсен-берсе уздырырга тырышып эшли. Һәр...

Авылда бүген уңышны урып-җыюдан да мөһимрәк эш юк. Быел басуларда эшләү өчен шартларны уңай дип әйтеп булмый, шулай да яхшы оешканлык эшләрне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә.

Биектау районында 33100 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 60 проценка якыны суктырылган. Урак көннән-көн кыза бара, комбайнчылар берсен-берсе уздырырга тырышып эшли. Һәр декадада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә комбайнчылар һәм шоферларның эш нәтиҗәләренә йомгак ясала, урак чемпионнары билгеләнә.
Атна саен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин урак алдынгыларының эш урыннарында була. АФ "Биектау" ширкәтеннән Рәйхан Шаһимәрдәнов, "Бөреле"дән Равил Шәяхмәтов, "Серп и молот"тан Сергей Семенов һәм аларның ярдәмчеләре беренчеләрдән булып тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләренә лаек булдылар. Һәрберсенә алдынгылар флагы, азык-төлек тупланмасы һәм бүләк тапшырылды. Ә бу декадада тырышлыгы белән аерылып торган "ГАЗ-3307" автомашинасында эшләүче АФ "Татарстан" ширкәте шоферы Габдрахман Даутовка бүләкләр бирделәр.
Игенчеләрнең эш күрсәткечләре көннән-көн арта бара. Ярыш шартларында акчалата премия алучыларның да күрсәткечләре торган саен үсә. Һәр марка комбайн өчен - үз заданиесе. Беренче августта 2000 һәм 1000 сумга сертификатлар турыдан-туры комбайнчылар эшләгән һәм шоферлар ашлык ташыган басуда бирелде. Алдынгыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова котлады. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лиана Гатина механизаторларга алып килгән квас тутырылган савытлар конвертка күңелле өстәмә булды.
Ике мең сумлык премия белән бүләкләнүчеләр арасында - суктыруда эшләүче комбайнчылар: Ислам Хәйдәров ("Мирас" ширкәте, "КЗС -812" комбайнында беренче 270 тонна өчен), Сергей Семенов ("Серп и молот", "ДОН-1500"дә беренче 340 тонна өчен). Уруда эшләүче комбайнчылар арасында иң зур премияне Шәпшедән Александр Семенов алды. Ул «МакДон» комбайнында 292 гектарлы заданиене өч тапкыр үтәде. Ике мең сумлык премия "Биектау" ширкәтеннән Әгъзам Булатовка - беренче һәм икенче 242 гектар өчен бирелде. 1000 сумга сертификат, "ЖВЗ-7"дә беренче 150 гектарны урган өчен "Ватан" ширкәтеннән Фәрит Сәмигуллинга һәм беренче 100 гектар өчен "Правда"дан Альберт Сабирҗановка бирелде.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев