Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

АЛАР БЕЗНЕҢ ИМИНЛЕКНЕ САКЛЫЙЛАР

10 нчы ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан без Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Гариф улы Минҗанов белән район полициясе эше турында сөйләштек. - Рөстәм Гарифович, районның полиция бүлеген Сез чагыштырмача күптән түгел җитәкли башладыгыз. Үзегезнең кул астында эшләүчеләр...

10 нчы ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан без Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Гариф улы Минҗанов белән район полициясе эше турында сөйләштек.
- Рөстәм Гарифович, районның полиция бүлеген Сез чагыштырмача күптән түгел җитәкли башладыгыз. Үзегезнең кул астында эшләүчеләр турында ниләр әйтә аласыз?
- Мине Россия Эчке эшләр бүлегенең "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы итеп билгеләү турындагы боерыкка агымдагы елның февралендә кул куелды. Коллектив белән беренче көннән үк үзара аңлашып эшли башладык, дип ышанып әйтә алам. Урындагы полициядә эшләүчеләрнең һөнәрләрен очраклы рәвештә генә сайламаулары күренә. Күпләр инде бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган, яшьләр дә үз профессияләре серләренә төшенүдә ышанычлы адымнар белән баралар. Бездә Сәгыйть Нургали улы Тукаев, Эдуард Ринат улы Хәбибуллин, Рафис Госман улы Хәлиуллин кебек һөнәр осталары эшләвенә мин бик шат.
Эчке эшләр органнары структурасы полиция, эчке хезмәт һәм тикшерүдән гыйбарәт. Үзебезнең тырыш участок вәкилләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Халык үзен борчыган мәсьәләләр, шикаятьләр белән иң беренче булып кем янына бара? Әлбәттә, участок вәкиле янына. Аларга гаиләдәге ызгыш-талашларны, урлауларны тикшерергә, шик төшкән кешеләрне кулга алырга туры килә. Участок вәкилләре арасында тулы бер династия булып эшләүчеләр бар. Михаил Михайлович Жиленко милициягә участок вәкиле булып моннан күп еллар элек килгән. Бүген участок вәкилләре хезмәтендә аның өч улы тырышып эшли.
Вячеслав, Геннадий һәм Михаил әтиләренең эшен лаеклы дәвам итәләр. Нәкъ әтисе исемен йөрткән кечкенә улы - Михаил Михайлович Жиленко участок вәкилләре хезмәтен җитәкли.
- Тагын кайсы бүлекләрнең эшен билгеләп үтәр идегез?
- Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларыбызга аерым тукталу кирәк. Аларның һәркайсына педагог та, психолог та, үз тәрбия-ләренә алганнарга дус, киңәшче дә булырга туры килә. Башкача мөмкин дә түгел. Үзен шәхес итеп сизүче үсмер асылда исә әле бала гына, әмма шул ук вакытта ул криминаль шәхесләрнең тискәре йогынтысына да дучар булган. Шушы бала килә-чәктә җәмгыять кануннарына, законнарына буйсынып яшәүче кеше булырмы, әллә тайгак юлны сайлармы - бу безнең инспекторларның үсмернең күңеленә ачкыч таба белүләреннән тора.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегендә, патруль-пост хезмәтендә, дознаниедә, дежур частьтә, ЮХИДИда, ведомстводан тыш сак бүлегендә тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Бездә кадрлар сайлауга мөнәсәбәт бик җитди һәм полициягә яхшыларның да иң яхшылары гына килә.
- Полиция хезмәткәр-ләренең эш нәтиҗәләре нинди, узган еллар белән чагыштырганда үзгәрешләр бармы?
- Полициянең ничек эшләве турында сез саннарга карап та фикер йөртә аласыз. 2009 нчы елның 9 аендагы белән быелгы күрсәткечләрне чагыштырсаң, теркәлгән җинаятьләр саны 556 дан 373 кә кадәр кимеде. Бакчачылык ширкәтләрендә кылына торган җинаятьләр саны өч тапкыр кимеде - 91 дән 29га калды. Агымдагы ел башыннан янап, куркытып алулар, талаулар, автотранспорт хуҗаларына һөҗүм итүләрнең бер генә очрагы да булмады.
- Күп кешеләр полицияне бүген дә искечә милиция дип йөртә. Полицейский булу өчен хезмәткәрләргә аттестация узарга туры килде. Шәхси составка яңадан аттестация уздырганнан соң полициядә нинди үзгәрешләр булды, шул турыда беләсе килгән иде.
- Шәхси составны комплектлау - бик әһәмиятле һәм җаваплы эш. Аттестация барышында эчке эшләр сафларыннан биләгән вазифаларына туры килмәгән хезмәт-кәрләр азат ителде. Хезмәткәрләрнең хокукый белемнәре, аларның физик әзерлеге дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Безнең барлык белгечләребез даими рәвештә квалификацияләрен күтәрәләр. Кешеләрнең полициягә ышанмый башлавына юл куярга ярамый.
- Рөстәм Гарифович, гражданнарның "ышаныч кредиты" темасына кагылганбыз икән, монда гамәлдәге ирекле халык дружиналары (ДНД) ничек ярдәм итә соң?
- Безнең районда учреждениеләр һәм оешмаларның хезмәткәрләре даими рәвештә полиция белән бердәм эшкә җәлеп ителә. Моның нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләренең эше турында күбрәк беләләр. Район урамнарына патрульлек итәргә чыгу алдыннан халык дружиначылары өчен махсус мәҗбүри инструктаж уздырыла. Саннарга күз салыгыз: быелның 10 аенда ДНД белән берлектә 7 җинаять ачылды. Дружиначы - гражданнар һәм полиция арасында тоташтыручы буын. Бүген ДНДның төп бурычы - район үзәге һәм авылларының урамнарында хокук тәртибен саклау сыйфатын яхшырту максатларында участок полициясе хезмәткәре һәм патруль-пост хезмәте белән хезмәттәшлек итү. Халык дружиналары зур файда китерәләр, без гражданнарны бу эшкә тарту белән кызыксынабыз.
- Һәм соңгы сорау. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы постында Сезнең беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләрегез нинди?
- Инде әйтеп киткәнемчә, безнең өчен беренче урында гражданнар белән эшләү тора. Хокук бозулар һәм җинаятьләр турында аларның хәбәрләренә үз вакытында колак салу аларның ачылыш дәрәҗәсен арттыра. Халык ярдәменнән башка җинаятьчеләрне кайбер очракларда табу бөтенләй мөмкин түгел. Соңгы вакытта өлкән-нәргә карата мошенниклык очраклары ешайды. Алдауның төрле юллары турында кешеләр күп йөри торган урыннарда листовкалар эленеп торуга карамастан, мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Икенчедән, безнең өчен җинаятьләрнең ачылыш дәрәҗәсен арттыру һәм җәмәгать тәртибен саклау, шулай ук гражданнарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклау мөһим. Безнең коллектив әлеге катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итәргә әзер. Полиция бүлегенең һәр хезмәткәре үз өстенә төшкән бурычларны үтәргә тырыша, бүлекчә җитәкчеләре контрольне көчәйтеп, үз кул астындагы хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыра.
- Төпле җавапларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз, эшегездә уңышлар телибез.
Е. МАРТЫНОВА әзерләде.
Рәсемнәр: эчке хезмәт капитаны Рөстәм Зөфәр улы Биккениев, ОРЛС (шәхси состав белән эшләү бүлеге) белгече, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Эльмира Фәрит кызы Әхмәтшина һәм ИАЗ буенча инспектор, полиция лейтенанты Динара Марат кызы Шакирҗанова.
А. Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X