Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

28 нче апрельдә – җиң сызганып эшкә!

Җиребездә яз хакимлек итә. Табигать көннәнкөн үзгәрә, җанлана бара: агачларда тәүге нәфис яфраклар пәйда булса, юл тирәләрендә һәм чирәмлекләрдә тузганаклар сары чәчәкләрен өскә калкыткан, җылы яклардан әйләнеп кайткан кошлар җыры ишетелә. Искиткеч хозурлык! Кешенең бурычы - аны бозмау, табигатькә тагын да матуррак һәм ямьлерәк булырга ярдәм итү. Апрель-май айлары гадәттә...

Җиребездә яз хакимлек итә. Табигать көннәнкөн үзгәрә, җанлана бара: агачларда тәүге нәфис яфраклар пәйда булса, юл тирәләрендә һәм чирәмлекләрдә тузганаклар сары чәчәкләрен өскә калкыткан, җылы яклардан әйләнеп кайткан кошлар җыры ишетелә. Искиткеч хозурлык! Кешенең бурычы - аны бозмау, табигатькә тагын да матуррак һәм ямьлерәк булырга ярдәм итү.
Апрель-май айлары гадәттә авылларны төзекләндерүгә багышлана. Узган шимбәдә санитар чистарту буенча район өмәсендә авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие территорияләре, торак йорт тирәләре җыештырылды. Өмәдә биш меңләп кеше катнашты, 527 кубометр чүп-чар җыелды.
Әмма әле башкарасы эшләр байтак. Биналарның тышкы ягын тәртипкә китерәсе, коймаларны ремонтлыйсы, чәчәк түтәлләре, газоннар ясыйсы, агач-куаклар утыртасы бар.
28 нче апрельдә булачак өмә - авылларыбызны төзекләндерү буенча икеайлыкның тагын бер этабы.
Рәсемдә: 21 нче апрель өмәсендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев