Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

22 ДЕКАБРЬ – ЭНЕРГЕТИКЛАР КӨНЕ

Елның көн озынлыгы буенча иң кыска көнендә - 22 декабрьдә -энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Энергетиклар көне - энергетика системаларын булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, көндезләрен дә, төнлә дә икътисадның иң мөһим тармагында җаваплы постта торучылар бәйрәме. Марат Гыйниятуллин җитәкчелегендәге Биектау район электр челтәре коллективы 2012 елда тырышып...

Елның көн озынлыгы буенча иң кыска көнендә - 22 декабрьдә -энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Энергетиклар көне - энергетика системаларын булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, көндезләрен дә, төнлә дә икътисадның иң мөһим тармагында җаваплы постта торучылар бәйрәме.
Марат Гыйниятуллин җитәкчелегендәге Биектау район электр челтәре коллективы 2012 елда тырышып эшләде. Әлеге тармакта эшләүчеләр көче белән электр җайланмаларына: 204 километр 10 кВ югары вольтлы линияләргә, 12 километр 0,4 кВ югары вольтлы линияләргә һәм 6 КТПга капиталь ремонт ясалды, 11 километр 10 кВ, 24 км. 0,4 кВ югары вольтлы линияләрдә капиталь төзелеш эшләре башкарылды.
Күп еллардан бирле килә торган күркәм гадәт буенча бәйрәм хөрмәтенә энергетика тармагының иң яхшы вәкилләре дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтеләләр. Андыйлар арасында Биектау район электр челтәре һәм "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хезмәткәрләре дә бар. Районыбыз энергетикларын бәйрәм белән котлыйбыз, билгеләнгән планнарын уңышлы үтәүләрен, сәла-мәтлек, гаиләләренә иминлекләр телибез.
Рәсемдә: "Макаровка" подстанциясе.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев