Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Үз милләтен үстерү максаты белән янып яши

ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган зоотехнигы, "Почет билгесе" ордены һәм күп медальләр кавалеры, хезмәт ветераны Виктор Никифорович Егоров 19 нчы февральдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Биектау районына ул 1965 нче елда көч-куәте ташып торган чакта килә һәм хезмәтендәге иң нәтиҗәле еллары да шушында уза. Башта аны район авыл хуҗалыгы...

ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган зоотехнигы, "Почет билгесе" ордены һәм күп медальләр кавалеры, хезмәт ветераны Виктор Никифорович Егоров 19 нчы февральдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Биектау районына ул 1965 нче елда көч-куәте ташып торган чакта килә һәм хезмәтендәге иң нәтиҗәле еллары да шушында уза. Башта аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп билгелиләр. Виктор Егоров терлекчелектәге эшләрне яхшыртуга бөтен көчен бирә. Моңа кадәр ул белгечлеге буенча Кайбыч, Апас, Лениногорск районнарында эшләп, мәгълүм тәҗрибә туплап өлгергән була. Ул башы-аягы белән эшкә чума, көн саен фермаларга бара, иң еракта урнашкан кечкенә авылларны да күз уңыннан читтә калдырмый. Еш кына ул фермага терлекчеләрдән дә алдарак килеп җитә. Контроль савулар, алдынгы тәҗрибә өйрәнү буенча семинарлар, машина белән саву осталары конкурслары уздыру ул елларда терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча алып барыла торган максатка юнәлешле эшнең аерылгысыз өлеше иде.

Виктор Никифорович Биектауга район республика картасында яңадан пәйда булганнан соң килде. Проблемалар күп һәм аларның барысын да иртәгәгә калдырмыйча хәл итәргә кирәк.

- Терлекчелектәге чараларны нәсел эшен яхшыртудан һәм көтүне яңартудан башладык. Дөбъяз зонасының күпчелек колхозларында сыерларның продуктлылыгы 1500 килограммнан артмый иде. Баштагы биш-алты елда әлеге хуҗалыкларга "Россия", "Серп и молот", "Дружба" кебек алдынгы хуҗалыкларда үстерелгән 4000ләп нәселле тана җибәрелде. Терлекләрнең баш санын арттыру да төп бурычларның берсе булды, - дип исенә төшерә Виктор Никифорович ул елларны.

В.Егоровның намус белән мавыгып эшләвен күреп, алты елдан аны КПСС-ның Биектау райкомына авыл хуҗалыгына кураторлык итүче икенче секретарь итеп сайлыйлар. Ул үзенең гадәтләнгән эшен дәвам итә, тик хәзер инде авыл хуҗалыгы бурычларын хәл итүгә партия оешмалары секретарьларының игътибарлырак мөнәсәбәтен таләп итә ала, аннары көнүзәк мәсьәләләрне хуҗалык җитәкчеләре белән уртага салып сөйләшү дә җиңелләшә. Терлекчелек комплекслары, азык кухнялары, печән саклагычлар, сенаж башнялары, медицина профилакторийлары, терлекче йортлары төзү чоры башлана - кыскасы, бөтен нәрсә фермаларда сыер савучылар һәм терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлтелә һәм соңгы исәптә бу җитештерү күрсәткечләренең артуына булышлык итә. В.Н.Егоров эшләгән елларда районда нәсел терлекләре өчен 23 ферма оештырылды, 70 нче еллар уртасында республика хуҗалыкларына район ике мең ярым баш нәсел танасы сатты. Терлекчелектәге эш тәҗрибәсе турында В.Егоров республика газеталарында һәм "Степные просторы" журналында язды. Виктор Никифорович әле 1971 нче елда ук һәр сыердан 4500 килограмм сөт саварга була, дип раслый. Һәм ул хаклы булып чыга. Аның башында бик күп саннар сакланган, менә аларның кайберләре:

- Мин районга килгәндә хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны 20 мең иде, 1984 нче елда районнан башка эшкә киткәндә - 45600 гә җитте, шул исәптән сыерлар 5000 нән 14600 гә җитте, һәр сыердан савым 1800 килограмм иде, 3200 булды. Ә алдынгы хуҗалыклар - "Бөреле" совхозында һәм КДВИ учхозында һәр сыердан 5000 һәм 4500 килограмм сөт саудылар, - ди Виктор Никифорович.

Ул Чүпрәле районының Әлмәле (Ильмово) авылында туган. Үсеп җитеп, мөстәкыйль кешегә әверелгәч, аңа туган районында эшләргә туры килмәгән, ә сугыш чорында 13 яшьлек малай чагында Ленин исемендәге колхоз колхозчысы булып санала һәм өлкәннәр белән бергә авыр физик хезмәт башкара. 1945 нче елның июнендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Чүпрәле районында Виктор Никифоровичны бик хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар, барлык тантаналы чараларга чакыралар. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетында эшләгәндә ул үз районына ярдәм итә алгандыр, дип уйлый идем. Дөрес икән. Ул туган районында үзәк мәдәният йорты, өч мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл клубы салырга профсоюз акчасын бирүдә ярдәм иткән. Ә безнең районда исә АПК профсоюзы булышлыгы белән Мәмдәл мәктәбе, Урта Алат клубы, "Урал" һәм "Кызыл байрак" колхозларында балалар бакчалары төзелде. Ул Чүпрәледәге якташлары белән бик теләп очраша, аларның уңышларына сөенә.

Юбиляр бик актив, ул чувашлар мәдәниятен үстерү һәм саклау Үзәге эшендә катнаша. Ел саен чуваш халкының гореф-гадәтләрен яңартуга юнәлтелгән күп чаралар үткәрелә. Нурлат районында уздырылган «Уяв» бәйрәме бигрәк тә истә калырлык була. Анда Россиянең күп төбәкләрен-нән кунаклар килә, ә иң дәрәҗәле кунаклар - Татарстан һәм Чувашстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев була. Үзәк күптән түгел күчмә утырыш уздырган, анда катнашучыларны ТР Министрлар Кабинетында, ТРның Мәдәният министрлыгында һәм башка җәмәгать оешмаларында кабул иткәннәр.

Виктор Никифорович белән Эмилия Дмитриевна 55 ел бер-берсе бе-лән үзара аңлашып, бәхетле яшиләр. Алар ике ул үстерделәр. Олег белән Сергей тормышта, хезмәттә уңышка ирешкән кешеләр. Әби белән бабайны оныклары Оля белән Маша, Руслан белән Роберт сөендереп тора.

Егоровлар гаиләсендә бөтенесе дә тәртиптә, гомер көзләре дә якты, болытсыз, чөнки алар яраткан, газиз кешеләре кайгыртуында тыныч күңел белән алга карап бергә атлыйлар.

Рәсемдә: Виктор Никифорович Егоров.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев