Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җыр булсын юлдашыгыз!

    Май аенда бәйрәмнәр күп булды. Яңалыкларны газета-журнал битләреннән укып, телевидениедән кызыксынып карап барабыз. Май аенда күңелләрне сөендергәне, бөтен Россияне шатландырганы моңарчы Удмуртиядә тавыш-тынсыз гына яшәп яткан "Бураново карчыклары"ның Евровидениедәге чыгышы булды. Удмурт халкының милли киемнәрен бөтен Европа күрде, алар җырын алкышлар белән каршы алдылар, кушылып җырладылар. Бураново авылы кешеләре үз...

    Май аенда бәйрәмнәр күп булды. Яңалыкларны газета-журнал битләреннән укып, телевидениедән кызыксынып карап барабыз.
    Май аенда күңелләрне сөендергәне, бөтен Россияне шатландырганы моңарчы Удмуртиядә тавыш-тынсыз гына яшәп яткан "Бураново карчыклары"ның Евровидениедәге чыгышы булды. Удмурт халкының милли киемнәрен бөтен Европа күрде, алар җырын алкышлар белән каршы алдылар, кушылып җырладылар. Бураново авылы кешеләре үз гомерләрендә беренче тапкыр журналистлар, продюсерлар күрде-ләр. Мәскәүдән дә, Япониядән дә, Башкортстан журналисты Азамат Салихов та килгән иде. Хәтта Япония журналисты да бар иде.
    Мин дә Бураново авылы карчыкларының чыгышын караганда сөенеп утырдым. Тавык-чебештән, хайван асраудан, гаилә мәшәкатеннән башканы күрмәгән 70 яшьлек карчыклар беренче тапкыр Мәскәүне күрделәр, Бакуда булдылар, диңгез буенда рәхәтләнеп яланаяк йөрделәр, кунакханәдә яшәделәр. Никадәр халыкның үзләренә булган хөрмәтен тойдылар алар.
    Инде менә мин дә 72 яшемне тутырдым. Сәхнә-гә аяк басмаган укытучы юктыр, дип беләм мин. Бигрәк тә совет власте елларында сәхнәдә укытучылар коллективының чыгышлары, спектакль куюлары еш була иде.
    Мүлмә мәктәбендә укытканда 2 мәртәбә телевидениегә барып чыгыш ясадык. "Без авылда яшибез" тапшыруын журналист Риман Гыйлемханов әзерләгән иде.
    Мин Коркачык авылында яшим. Әле күптән түгел генә Коркачык мәдәният йортында "Җырлыйк әле" тапшыруы булды. Аны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айгөл Хәйруллина әзерләде.
    Өлкәннәр һәм яшьләр группалары чыгыш ясады. Өлкәннәр группасында 72 яшен тутырган Гөлбану Кәлимуллина, 71 яшен тутырган Нурсия Фазуллина, Фатыйма Ермакова, 60 яшьләрен тутырган Гөлсинә Хәсбиуллина, Мәдинә Мортазина, Нурания Гыйльметдинова бар иде.
    Коркачык авылында Өлкәннәр көнендә, 8 нче Март бәйрәмендә олылар катнашмыйча калмый. Бу юлы да мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Өлкәннәр халык җырларын да, шаян җырларны да чын күңел-дән җырладылар. Удмуртиядәге Бураново карчыкларыннан ким җырламый бит безнең авыл карчыклары, дигән уй туды миндә. Казаннан берәр сәнгать җитәкчесе килеп өйрәтсә, безнең дә Евровидениегә чыгарлык чамабыз бар бит. Авыл кешеләренең җырга-моңга бай булуы элек-электән килә.
    Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең "Гөлсем", "Партизан хатыны" поэмаларын сәхнәдә яттан сөйләгән Равия апабыз Нигъмәтҗанова, спектакльләр уйнаганда иң актив катнашкан Кәримә апа Хәйретдинова безнең арабызда юк инде. Алар турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр.
    Балачактан ук мәктәп елларында җырлап үскән укучыларыбыз арасыннан сәхнә юлын сайлаган егет-кызларыбыз да бар безнең.
    Инде менә ничә еллар "Айфара" җыр группасында синтезаторда уйнаучы Фәнис Мортазин, театр училищесын тәмамлап, хәзер Чаллы театрында артистка Миләүшә Имамова-Ермакова, быел гына театр училищесын тәмамлап кайтып, хәзер Биектау мәдәният йортында эшләүче Динар Кәлимуллин Коркачык авылыныкы бит.
    Безнең авыл егетләренә тормышка чыгып яшәүче артистка киленнәребез дә бар әле. Биектау мәдәният йортында эшләүче артистка Лилия Борһанова, Роза Кәлимуллина, моңлы җырлары белән халык күңелен яулаган Резидә Кадыйрова да безнең авыл килене бит. Район күләмендә оста баянчы Ринат Гыйльметдиновның Коркачык кияве икәнен, Биектау гимнына музыка язучы Шамил Дибаевның да безнең авыл кияве икәнен беләсезме?
    Бераз гына күңелне борчыганы - гармунчы егетләрне сәхнәгә тарту. Авылыбызда гармунда уйный белүче егетләребез дә шактый бит әле. Үз заманында сәхнәдән төшмәгән Габдулла Мортазин, Әнәс Ермаков, кунак җыйганда үзләре уйнап-җырлап табын уздырган гармунчы егетләребезнең дә исемнәрен язасым килә. Менә алар: ике матур кыз үстерүче Зөфәр, җаваплы эштә эшләүче Илдар, гармунда уйнап, оныкларын биетүче Илдар, "Торналар" җырын гармунда уйнап башкаручы Данил, кунак табыннарында җыр белән тапкыр җавап бирүче Васил, малае бәйрәм-нәрдә, Сабантуйларын яңгыратып җырлаучы Илнар.
    Яшь җырчыларыбыз да үсеп килә. Нияз Галәветдинов, Илнар Галәветдинов. Саный китсәң, бар әле алар.
    Тормышта җыр белән үзе бер күңелле бит ул. Гармун моңы, җыр яратучыларга иҗади көч, талантлары сәхнәдә ачылуын телим. Сезне Сабантуйлар көтә, җырчылар, гармунчылар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: